Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Рено Сандеро» автомобиле юл кырыена очып төшкән

Юлларда бик сак йөрергә кирәк дип искәртеп торуларга карамастан, төрле сәбәпләр белән фаҗигаләр һәрдаим кабатланып тора.

Узган атнада Татар Әҗәле белән Мамадыш-Әкил юлының Панау авылы янында, «Рено Сандеро» автомобилен йөртүче 40 яшьлек ир, куркынычсыз тизлекне сайламавы нәтиҗәсендә, машинасы белән юл кырыена төшеп китеп, фаҗига чыгара. Ул авыл тирәсендәге юлларда иркенләп йөреп була дип уйлагандыр күрәсең. Аның исерек булуы да бик мөмкин. Анысын алдагы тикшерүләр күрсәтер. 
Тән җәрәхәтләре алган автомобильчене Яшел Үзән ра­йон үзәк хастаханәсенә алып китәләр. 
Хәзер бу иргә, бер яктан, закон нигезендә җавап тотарга, икенчедән, җимерелгән машинасын һәм сәламәтлеген төзәтергә туры киләчәк. 
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Юл йөрү кагыйдәләренә игътибарлы булыгыз. Югыйсә, җавап бирүе дә, сәламәтлекне кире кайтару да җиңел түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев