Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Редакциядән ачык хат

Күптән түгел дөрес эшләмәгәнебезгә тагын бер кабат инандык.

Гел мактап, гел яхшы эшләрне генә күрсәтеп, без райондашларыбызда аз гына критикага да, энә күзе генә кадәр шелтәгә дә иммунитетларын бетергәнбезне сизми дә калганбыз. Һәм безне, үзләре теләгәнчә генә язарга тиешле хезмәтчеләре итеп күрә башлаганнар икән! Алар күрергә теләгән фотография куелмаган, алар көткәнчә мактап бетерелмәгән... Хәтта журналист үз күзләре белән күреп, үз колаклары белән ишетеп һәм фотога төшереп кайткан материалны эт итеп сүгеп, ник алай язмадыгыз, ә болай яздыгыз, дип шалтыратудан да тайсынмыйлар. Моннан соң безнең авылда газетагызга язылучы да булмас инде, дип янап куярга да онытмыйлар әле! Язылмагыз. Күрәсең, редакциябез белән шалкан бәясендәге хезмәт хакына тырышып-тырмашып “Яшел Үзән” газетасын яшәтергә җан талашуыбызның бөтен тирәнлеген аңлаудан ерак тора халык. Аңлатабыз: Явыз Иван басып алганнан соң без һичшиксез этнос буларак юкка чыгарга тиешле милләт. Әмма әби-бабаларыбызның аңлатып бетермәслек горур милләтпарвәр һәм үҗәтлекләре аркасында урыслашып, христианлашып бетмичә, шушы көнгә кадәр татар булып килеп җиткәнбез. Алар милләтне саклау өчен башларын салган. Әйе, бездә хәзер андый батырлык юк, әмма шушы кечкенә генә хезмәтебез белән булса да алар юлын дәвам итеп, милләт сагында торучылар без!!! Барлык яшәүчеләрнең 43,5 процентын татарлар тәшкил иткән районның үз газетасы булмасын әле! Адәм рисвае бит бу! Бердәнбер газетасына ябылырга юл куйган халыкны кайсы милләт хөрмәт итсен икән? Кемнеңдер килеп телебезне саклавын, татар халкын яклавын көтеп, зарланып йөрибез. Ә бит “Яшел Үзән”гә язылып кына да шул юнәлештә бик зур адым ясап булганын аңлавы авыр түгел. Хаклыкта нахак табып, башка язылмаячакбыз, дип аткан угыгыз милләт йөрәгенә кадала, шуны белегез!            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт кызлар, телебезне саклауда күп көчегезне сарыф итәсез, сез дә критикага карамагыз, иммунитетыгызны саклагыз!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хаклык булса, халык белә! Газетта, газета чыгармагыз!