Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үрдәк бәбкәләре исән калган

Карамалы Тау бистәсендәге Яшьләр урамы читендә көчле төтен чыгу турында янгын частенә шаһитлар хәбәр итә. Шәхси авыл хуҗалыгы кооперативының үрдәкләр үрчетү корпусларының берсендә янгын чыккан.

Тиз арада килеп җиткән Карамалы Тау ПСЧ-154 янгын сүндерүчеләренә шунда эшләүчеләр эчке якта кешеләрнең булмавын, ләкин корылманың беренче яртысында 14530 данәдән артык яшь үрдәк бәбкәләре асралуы хакында хәбәр итә. Янгын бинаның икенче яртысында килеп чыккан икән, печәнгә ут капкан икән, һәм аның бөтен бина буйлап таралу куркынычы килеп туа.
Ут сүндерүчеләр шунда ук янгынны юк итүгә керешә. Аның нәтиҗәсендә 20 кв. метр мәйдандагы корпусның икенче яртысында печән янган, яшь үрдәкләргә зыян килмәгән. Ут килеп чыгуның сәбәбе-электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (электр лампасы шартлап печән өстенә төшкән һәм шуннан яну чыккан). Бу хакта Яшел Үзән янгын сүндерү частенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X