Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Районыбыздагы кошчылык фабрикасында кош гриппы аркасында карантин кертелде

Кошларның югары опатоген гриппы «Залесный» агрофирмасында табылган.

Яшел Үзән муниципаль районында “Залесный” агрофирмасы территориясендә кош гриппы аркасында карантин кертелде. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды.

«Зур Ключи авылында урнашкан «Залесный» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә караган кошчылык предприятиесе территориясендә кошларның югары патогенлы гриппы буенча чикләү чараларын (карантин) билгеләргә», - диелә документ текстында.

Документта, шулай ук, кош-корт, кошчылык продуктлары, терлек азыгы һәм азык өстәмәләре әйләнешенә чикләүләр исемлеге расланган.

Шулай ук, зарарланган пункт чикләреннән 5 км радиуста куркыныч тудыручы зона билгеләнде, монда Зур Ключи, Олы Яке, Олы Карауҗа авылларын, Светлое Озеро бистәсен, Ивановское, Соловьевка, Каратмән, Яшел Үзән районының Кече Карауҗа һәм Кызыл Кармыш авылларын да керә.

Моннан тыш, куркыныч тудыручы тирәлектән 10 км ераклыктагы күзәтү зонасына Бишнә, Олы Күлбаш, Уразлы, Кече Ключи, Бело-Безводное, Садовый һәм Раифа, шулай ук Яшел Үзән районы Синтәк, Чүрчиле, Никольское, Маевка һәм Үтәнгеш авыллары кергән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе кош гриппы чыганагын бетерү һәм Татарстан территориясендә авыру таралуны булдырмау буенча чаралар планын эшләргә һәм расларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев