Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Райондашыбызны Гаилә көне белән Мәгариф министры котлады

Бүген, 15 май, Халыкара гаилә көне. Гаилә... Шушы кыска гына сүзгә күпме яшәү мәгънәсе сыйган.

 Бу бәйрәм дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер кат искәртү өчен тәгаенләнә. Яшел Үзән шәһәре һәм районында тормыш юлын гомере буе бергә атлаучы үрнәк, матур гаиләләр бихисап. Һәм бүгенге бәйрәм көнендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев педагог хезмәт ветераны Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрованы Халыкара гаилә көне белән котлады.

10 меңгә якын укучыга белем биргән, күпме укытучының остазы, коллегасы булган Әлфия Хәбировна исеме шәһәребез һәм район халкына бик яхшы таныш. Арча педагогика училищесын «Башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге буенча тәмамлагач, ул хезмәт эшчәнлеген Мулла Иле сигезьеллык мәктәбендә башлый. Шул ук вакытта читтән торып Казан педагогика институтының физика-математика факультетында укый. 1970 елдан 7 ел Мамадыш-Әкил сигезьеллык мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. 1977 елда Мирхәйдәровлар гаиләсе Яшел Үзән районының Косякоу авылына күченә. Ун ел буе Әлфия Хәбировна биредәге мәктәптә математика укыта. 1987 елда ул әлеге мәктәп директоры вазифасына билгеләнә һәм 2006 елга кадәр укытучылар коллективын җитәкли. ⠀ Мирхәйдәровлар - укытучылар династиясе, аларның гомуми педагогик стажы 221 ел тәшкил итә.
ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов иң изге теләкләрен юллап, ветеран педагогка зур чәчәк бәйләме белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән планшет бүләк итте.

- Бүгенге халәтемне аңлатып бирә дә алмыйм әле. Җир шарында бер Әлфия генә түгел бит инде, вакытларын табып, шулай зурлаулары минем өчен көтелмәгән хәл булды. Бик матур, җылы сүзләр ишеттем. Димәк, укытучы һөнәрен сайлап ялгышмаганмын, дөрес яшәгәнмен икән, дип нәтиҗә ясарга була,- дип хис-кичерешләре белән уртаклаша ул.

Район җитәкчесе Михаил Афанасьев та: “Мин үзем дә укытучылар гаиләсендә тәрбияләндем. Хезмәтегезнең авырлыгын яхшы аңлыйм. Бәйрәм белән”, - дип бүләкләр тапшырды.
Әлфия ханым ире Ринат белән 47 ел кулны-кулга, иңне-иңгә куеп, ике кызларын тәрбияләп, бик күпләргә үрнәк гаилә булып яши. Ни, кызганыч, Ринат абый гына иртә китеп барды...

“Нинди генә хәлләрдә дә гаилә ныклыгын саклап, бер-береңне аңлап, өмет, ышаныч белән, дөрес итеп яшәргә кирәк. Шул чакта гына гаилә нык, озын гомерле булачак. Һәрбер парның да тигезлектә яшәвен телим”, - дип бәйрәм көнендә теләкләрен җиткерә Әлфия Мирхәйдәрова.

Без дә бу матур теләкләргә кушылып, ветеран педагогның укучыларының рәхмәтенә, балаларының ихтирамына төренеп, исәнлектә яшәвен телибез.

Шулай ук бу очрашуда Осинованың С.К.Гыйматдинов исемендәге гимназия директоры, Яшел Үзәннең "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлинә Рөстәм кызы Саттарова гаиләсен дә бәйрәм белән котладылар. Бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, озак еллар Акъегет мәктәбендә җитәкчелек иткән остазның ике кызы да педагогик династияне дәвам итүчеләр - әниләре юлын сайлаган. Саттаровлар гаиләсен бәйрәм белән котлап, бүгенгедәй гөрләшеп яшәүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев