Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Райондашларыбыз өчен җан атып торыйк!

Район кырларында бар көченә 2018 елның уңышын җыю эшләре бара. Бу көннәрдә аграрийлар һәр көннең, һәр сәгатьнең кадерен белеп, яңгырлар киткәнче, дип тир түгә.

Әйе, районыбыз ком­байн­чыларын бүген бер максат  берләштерә.  Ни­­чек тә югалтуларсыз игенне  җыеп алырга кирәк. Ал­дынгы комбайнчылар ара­сында Акъегеттән Ринат Нигъмәтуллин да бар. Ул «ВЗП Заволжья» ширкәтенең алыштыргысыз комбайнеры. 23 августка алынган мәгълүматлар буенча, «Акрос» комбайнында 1950 тонна бөртек суктырып алган. Үз эшенең остасы, тәҗрибәле механизатор инде дүртенче ел урып-җыю кампаниясенең лидеры булып тора. Быел да алдынгы урынны бирергә исәбе юк. Чөнки ул иртә таңнан кырга чыга, элеваторга да беренчеләрдән булып ашлык төялгән машина ул эшләгән кырдан килә.
Татарстанда «Иң яхшы комбайнчы» бәйгесенә старт бирелде. Анда шулай ук Яшел Үзән районы механизаторлары да катнаша ала. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясе иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда ашлык суктыру күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәләрендә 490 җиңүчене билгеләячәк. Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчы 50 мең сум премия белән бүләкләнәчәк. 40 мең сум күләмендәге премияләр иң күп мәйданда чапкан 50 механизаторга биреләчәк. Конкурс йомгаклары буенча шулай ук районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 30ар мең күләмендә премия алачак. Бәйге комбайнчы һөнәренең престижын арттыру, аны популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
– Без республика җитәкчелегенә рәхмәтлебез, хезмәтеңне бәяләү, бүләкләү алга таба да тырышыбрак эшләргә көч һәм стимул бирә, – дип сөйли Ринат Нигъмәтуллин.
Ринат абый эшендә хөрмәткә лаеклы хезмәткәр булса, гаиләсендә ныклы ир, биш баласының яраткан әтисе дә әле ул, сөбеһанАллаһ. балаларыгызның рәхәтен, игелеген күреп кенә яшәргә язсын диясе килә.
– Ринат Нигъмәтуллинның булганлыгына, чын мәгъ­нәсендә, сокланырлык. Нинди генә техникага утырса да, ул үзен судагы балык кебек хис итә. Бервакытта да «булдыра алмыйм» дип әйтми. Ир-атларга хас сыйфат буларак сүгенү түгел, кычкырып та дәшкәне юк бит аның, – дип сөйли өченче отряд җитәкчесе Илнур Хәйруллин.
Күренеп тора, ялгышып кына авыл хуҗалыгына килеп кергән кеше түгел язмам герое. Сабыр гына тир түгеп, киләчәктә өстәлләребезнең муллыгы, көннәребезнең иминлеге, тынычлыгы өчен тырышып хезмәт итә. «Иң яхшы комбайнчы» республика бәйгесендә дә җиңү яуларга бик тә лаеклы. Райондашларыбыз өчен җан атып торыйк!

Илнур Хәйруллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев