Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Районда урып-җыю эшләре ахырына якынлаша

Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре тулы куәтенә алып барыла. Кая гына карама, бар җирдә умарта күчен хәтерләткән авыл эшчәннәре армый-талмый хезмәт куя, амбарларыбыз ашлык белән тула.

Игенче-механизаторлар һава торышының һәр уңай көненнән файдаланып калырга тырыша. Әнә алтын төсенә кергән 10723 гектар мәйданда ашлык сугылган инде. Тулаем алганда, бөртеклеләр 18920 тонна җыелган. Уңдырышлылык гектардан уртача 17,6 центнер тәшкил итә.
Уңыш җыю темпларына килгәндә, районда 81,2 процент мәйданда урып-җыю эшләре төгәлләнгән.
Районда терлеккә азык әзерләү эше дә дәвам итә. Силос өчен кукуруз суктырыла.
Басу-кырларда урып-җыю белән беррәттән, көзге чәчү эшләре бара. 7 мең 200 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Шуның 5700 гектарында көзге бодай, 1100ендә көзге арыш, 400 гектар мәйданда техник культура орлыклары җир куенына салынган. Шулай ук, туңга сөрү эшләре дәвам итә. Бүгенгә 4200 гектарда җир эшкәртелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев