Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Районда инде дүрт кеше суга батып үлгән

Быел май ае күрелмәгән эсселеге белән истә калыр, мөгаен. Ә инде җылы көннәр башландымы, халык су эзләргә тотына, коену ягын чамалый. Гадәттә, язгы көннәр бик алдакчы була шул. Көне – эссе, ә суы – салкын.

Кышкы суыклардан соң әле ул җылынып өлгермәгән. Шуңа күрә дә инде пляжлар һәм коену сезоны рәсми рәвештә июньдә генә ачыла. Кызганычка, бөтен кеше дә бу чынбарлык белән килешми, вакыты булдымы су буена, якты кояшлы җылы көннәрнең кадерен белеп, шунда берочтан су коенып калырга ашыга. Әмма бу дөрес гамәл түгел. Чөнки белгечләр юкка чаң сукмый. Безнең районда, мәсәлән, кое ну сезоны башланганчы ук 4 кеше батып үлгән инде.


Су корбаннарының беренчесе Октябрьский бистәсеннән ерак түгел Идел елгасы култыгында була. 74 яшьлек ир берүзе генә ял иткән. Туганнары килеп, аны тапмагач, чаң суга башлаган. Водолазлар ирнең гәүдәсен судан ике көннән соң гына табып чыгара. Фаҗиганең икенчесе, 27 майда, Васильево бистәсендәге Сумка елгасында була. Бу юлы 12 яшьлек яшүсмер бата. Ике көн дә үтми, 29 майда Ременниково утравы янында ял итүчеләр судан 50 яшьлек ир гәүдәсен табып чыгара. Ул дуслары белән ял иткән, эчкән булган. Бу урында су тирән булмаса да, алкоголь үз эшен эшләгән. Соңгы очрак 30 майда Васильеводан ерак түгел Идел култыгында теркәлә. Анда балык тотарга киткән 32 яшьлек ир югала. Аның гәүдәсе әле дә табылмаган. Урында 5 водолаз эшли.


Эссе һава тәэсирендә кайнар баштан күпләр куркынычсызлык кагыйдәсен оныта, фаҗига чыгасы турында уйламый. Статистикага караганда, безнең илдә су ел саен 10 мең кеше гомерен алып китә. Бу куркыныч саннар артында күпме кайгы-хәсрәт ята. Кагыйдә үтәргә кирәклеге турында МЧС хезмәткәрләре кисәтеп торуга карамастан, җиһазландырылмаган урыннарда, алкогольле эчемлек кулланып су коену үзе бер җинаять бит. Әйтик, су коенырга җыенгансыз икән, махсус билгеләнештәге пляжларга гына барырга кирәк. Суның температурасы 17-19 градус җылылыктан түбән булмаска тиеш һәм 20 минуттан артык коенырга ярамый. Вакытын 3-5 минутлап кына арттыру кирәк. Иң әйбәте – берничә тапкыр 15-20 минут коену. Салкын суда кешедә көзән җыеру, сулыш кысылу һәм аң югалу булырга мөмкин. Бу сәбәпле салкын судан куркырга кирәк тә инде. Шуны да онытмыйк: кояшта озак булганнан соң суга сикерергә ярамый, чөнки мускуллар кыскарып, йөрәк тукталуы бар. Ә алкогольле эчемлекләр баш мие тамырларының тараю һәм киңәю үзәген томалый. Менә шуңа күрә эчеп суга керүчеләр батып үлә дә.


Ә инде күпер-причаллардан, пристаньнардан суга сикерү, көймәләр, катер һәм суднолар янына якын йөзеп бару, шулай ук рөхсәт ителми.
Бәла аяк астында гына, сак булыйк. Сулыкларда аеруча. Аларның минут эчендә төпсез коега әйләнүе бар. Бик куркыныч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев