Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Районда иң биек йорт кайда?

Райондагы иң биек йорт киләчәктә Васильево бистәсендә барлыкка килергә мөмкин. Әлеге амбициоз идея узган атнада шәһәр төзелеше советының утырышында яңгырады, дип хәбәр итә район Советының матбугат хезмәте.

20 катлы бик биек йортны Казанның бер төзелеш компаниясе гамәлгә ашырырга җыена. Проектлаучылар фикеренчә, әлеге йортта бары 20 фатир булачак, ягъни һәр катта берәү генә. Һәм һәрберсенең мәйданы 72 кв. Метр тәшкил итә. Һәм аның тиагын бер фишкасы бар – йорт түбәсендә бассейн һәм тирә-юньне карау өчен мәйданчык булачак. Фатир бәясе турында әлегә төгәл мәгълүматлар юк. Әмма якынча квадрат метры 70 мең тирәсе булыр дип көтелә. Хәзер йорт салучы компания җир сайлау белән шөгыльләнә. Бар да уңай барса, районның иң биек йортын бер елда төзеп бетерергә исәплиләр. Төзелешкә старт ноябрь аенда бирелер дип көтелә.

Тик монда гади генә бер сорау килеп туа: бу йортта кемнәр яшәр соң? Фатирлар 5 миллион сумнан артык торачак бит. ЯҮМР Башкарма комитетының икътисади анализ бүлеге билгеләгәнчә, Ваксильевода уртача хезмәт хакы күләме 23 124 сум. Мондый керем белән, барлык акча туздыруны исәпкә алмаганда, 217 ай, ягъни 18 ел акча тупларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Самый Василевага төс инде мондый йорт, егылып төшәргә.