Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Районда эш көннәре гөрли: Васильевода халык үз акчасына юл төзекләндергән

Привокзальная урамы буенча иске татар зиратына илтүче юлның бер өлеше күп еллар җирле халык өчен чын мәгънәсендә баш авыртуы булган.

Чокыр-чакыр машина йөртүчеләр өчен – аттракцион, ә җәяүлеләргә - киртәләр полосасы. "Яхшылык эшлисең килсә - үзең эшлә" девизы белән Көнчыгыш һәм Чапаев урамнарында яшәүчеләр акча җыя һәм 2019 елда 350 метр юлга вак таш җәюгә ирешә. Ә бер ай элек монда асфальт валчыгын җәйделәр.

- Оештыручы Евгений Рассихин булды. Таш кайтарды, юл катламын сала башлады. Без күршеләр белән 40 мең сумга якын акча җыйдык һәм барлык чыгымнарны түләдек, - дип сөйли васильеволы Евгений Макеев. - Быел Женя асфальт валчыкны үзе алып килде һәм юлның каты катлавын түшәде. Ясалма тигезсезлекләр булдыру да каралган.
Моннан тыш, халык мөстәкыйль рәвештә берничә урам лампасы сатып алган һәм урнаштырып та куйган. Менә бит, ярдәмне читтән көтеп, зарланып утырмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев