Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район җитәкчесе - Васильевода

Бу атнада район җитәкчесе Михаил Афанасьев Васильево бистәсендә булды, анда ул универсаль спорт залы төзелеше белән танышты. Бүген биредә фундамент салу эшләре бара.

Залны августка төзеп бетерер гә вәгъдә итәләр.
Район җитәкчесе, шулай ук, Арефьев эшмәкәрләре белән дә очрашты. Казаннан кайт кан гаилә фирмасы Васильевода берничә күпкатлы йорт төзегән, аларның берсендә - бассейн, балалар өчен үсеш үзәге бар. Күптән түгел банкет залы һәм мини-кинотеатры булган ял итү үзәге эшли башлаган. Планда җирле балаларны эшче белгечлекләргә өйрәтү өчен көллият төзү. Моннан тыш, Михаил Афанасьев җирле тегү цехында булды, бүген ул бик яхшы вакытлар кичерми. Ике ел элек биредә 40 кеше хезмәт куйган булса, бүген алар 18әү генә. Заказлар саны сизелерлек кимегән. Цехта нефть һәм газ тармаклары хезмәткәрләре өчен мех эшләнмәләре тегәләр, шулай ук, халык өчен шәхси заказлар кабул итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев