Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район җитәкчесе Михаил Афанасьев Яшел Үзән киштәләрендә күпләп сатып алу товарлары булуын тикшерде

Карабодай, макарон, шикәр, консервалар, бүген инде сатучылар узган атнадагы кебек кибет киштәләрен бушаткан шәһәрлеләрнең массакүләм сатып алулары турында оныткан кебек тоела. Бүген барысы да бар, бәяләр дә стандарт.

Мондый вәзгыять эре маркетларда да, зур булмаган шәһәр кибетләрендә дә. Район җитәкчесе килгән даруханәдә дә медикаментлар белән киеренкелек күзәтелми. Проблемасыз вирусларга каршы даруларны да, антисептиклар да сатып алырга мөмкин. Бары медицина битлеге юк. Фармацевтлар аңлатканча, беренче чиратта алар белән, карантин шартларында, хастаханәләрне тәэмин итәләр, чөнки алар сатып алучыларга альтернатива - марля бәйләвечләр тәкъдим итә.

Яшел Үзәндә азык-төлеккә кытлык булмауны үз күзләре белән күрү максатыннан, район җитәкчесе Михаил Афанасьев "Магнит" челтәренең бүлү үзәгендә булды. Иң уңышлы компанияләрнең берсе Яшел Үзән территориясендә урнашкан, монда меңгә якын кеше эшли. 6300 төрдәге продукция бар, ә массакүләм ихтыяҗ запаслары 2-3 айга җитәрлек.

-Үткән атнада без ихтыяҗ артуын сиздек, әмма хәзер барысы да штат режимында. Без тәүлек буе эшләүгә күчтек, поставкаларны арттырдык. Без Татарстанда гына түгел, Чувашиядә дә, Марий Элда да эшли торган 800дән артык сәүдә нокталарына хезмәт күрсәтәбез, - дип сөйләде үзәк директоры Александр Лебедев.

Әйтергә кирәк, бүлү үзәгендә куркынычсызлык чаралары үтәлә. Район җитәкчесе Михаил Афанасьев үзәккә керер алдыннан температурасын үлчәделәр, аннары махсус киемнәр һәм аяк киемнәре бирделәр.
Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев