Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район җитәкчесе халык сорауларына җавап бирә

Халыктан килеп ирешкән бер генә сорау да читтә калмый.

? Кооперативная урамында юлның бер өлешендә карт агачлар (өрәңге, тупыл) асылынып тора.
– Торак-коммуналь хуҗалык департаменты хезмәткәрләренә инде урынга чыгу, территорияне тикшерү һәм, кирәк була калса, авария хәлендәге агачларны алу буенча кирәкле эшләр башкару йөкләнде.

? Ни өчен Гоголь урамында эскәмияләр юк? Күпләп мәктәп яннарына куйдылар да, ә бит урам озын.
– Әлеге урамда берничә сквер һәм җәяүлеләр зоналары бар. Аның планировкасы шундый. Һәр скверда урындыклар урнаштырылган.


? Фатирны ничек алырга? Безнең гаиләнең ипотека түләргә акчасы юк. Торагыбыз җимерек хәлдә.
– Социаль ипотека түләү белән проблемалар килеп чыккан очракта, сез ГЖФ вәкиленә түләүләрне кичектерү турында гариза белән мөрәҗәгать итә аласыз. Йә башкарма комитетына социаль ипотека квотасын наемга алыштыру турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәрхәлдә, һәр вәзгыять шәхси, шуңа күрә игътибар белән өйрәнү һәм чишелешне эзләү өчен барлык документлар белән дә башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм, Ленин урамы, 41а, 110нчы бүлмә. Белешмәләр өчен телефон:
5-42-97.

? 4нче һәм 6нчы автобуслар хәрәкәте элеккеге режимга кайчан кайтыр икән? Тукталышта халык күп җыела һәм автобуслар шыгрым тулган була.
– Хәзер 6нчы маршрут буенча 7 автобус йөри, 4нче маршрут буенча – 6 автобус. Пассажирлар агымы мониторингы үткәрелә. Ул арткан саен автобуслар саны да артачак.

? Быел Әҗәл белән Карашәм авыллары арасындагы юлны ясарга вәгъдә иткәннәр иде, әмма бернинди эштә алып барылмый. Юлны ремонтлауны кайчан башларга планлаштыралар?
– Әлеге юлны капиталь ремонтлау 2021 елга планлаштырыла. Бу юл төбәк әһәмиятендәге булганлыктан, аңа хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы карамагында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев