Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район газетасына язылырга 8 сәбәп:

1.«Яшел Үзән» – кече ватан: авыл, бистә, сезнең, якыннарыгыз, туганнарыгыз, күршеләрегез һәм хезмәттәшләрегез турында яза. Бу һәрвакыт кызыклы!

2.Район газетасы, чынлап та, кешеләргә ярдәм итә. Чөнки закон буенча газета соравына компетентлы затлар, җитәкчеләр һәм чиновниклар билгеле вакыт эчендә аңлаешлы җавап кына биреп калмыйча, гамәли чаралар да күрергә мәҗбүр.
3.«Яшел Үзән» – алыштыргысыз киңәшче һәм консультант. Анда укучылар үтенече буенча кирәкле темаларга аңлатмалар һәм сорауларга җаваплар басыла.
4.«Яшел Үзән» – җәмгыятьнең үзен таныту һәм халык белән хакимиятнең кара-каршы аралашу каналы. Газетаның интернет-сайты эшли. Аның аркылы басмабызның аудиториясе глобаль киңәйде. Чит илләрдә яшәүче якташларыбыз да безнең белән аралаша, туган ягының яңалыкларыннан хәбәрдар.
5.«Яшел Үзән» районыбызның рәсми газетасы. Җирле хакимиятнең, һәрберебезнең тормышына кагылышлы барлык мөһим карарлары анда басыла.
6.«Яшел Үзән» – сезнең реклама агенты, бизнесыгыз ярдәмчесе. Аның битләрендә барлык өлкәгә кагылышлы белдерүләр, игъланнар арзан бәядән дөнья күрә.
7.«Яшел Үзән» – ирекле язучылар, коррес­пондентлар, шагыйрьләр һәм прозаиклар, фото сөючеләр өчен иҗат мәйданы.
8.Район газетасында – төп россия һәм өлкә телевизион каналлары программасы.

 Язылыгыз! Элемтә бүлекләренә һәм почтальоннарга мөрәҗәгать итегез. 2019 елның беренче яртысы өчен

газета бәясе – 651 сум 48 тиен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Подписка Яшел Узэн районы редакция газеты «Яшел Узэн» подписная кампания