Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район газетасы һәр гаиләгә килсен дип, тырыштыгыз!

«Подписка остасы» бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

2020 елның икенче ярты еллыгына язылу кампаниясе дә тәмамланды. Без инде алдан вәгъдә иткәнчә, иң җитез хат ташучыларыбызны
билгелибез.

Сер түгел, почтальоннан күп нәрсә тора, иң беренче чиратта һәр өйгә газета-журналның вакытында килүе дә аларга бәйле. Әнә Норлат авылында хат ташучы Надежда Волкова лаеклы ялга киткәч, берничә урам ятим калгандай булды. Ә бер өенә газета алдыр тып укыр га өйрәнгән кеше өчен бик үк җайлы түгел инде бу.

Әйе, әйе, без почтальоннар арасында бәйге игълан иткән идек.Тырыш хат ташучыларыбызның кайсы үз участогында, узган подписка кампаниясе белән чагыштырганда, «Яшел Үзән» газетасына язылучылар санын иң зур процентка арттыра, «Подписка остасы» конкурсының җиңүчесе була, дидек. Димәк, нәтиҗә ясар чак җитте. Бүләкләрне өч номинация буенча бирәбез.
Афәрин, дусларыбыз! Район газетасы күбрәк йортка, гаиләгә килсен, диеп тырыштыгыз. Һәм рәхмәт йөзеннән, аз гына булса да, бүләкләп китәсебез килә. Сез моңа бик тә лаек.

Бу юлы призга лаек булучыларныкы кадәр абунәчеләр җыя алмаган почтальоннар, эшләрендә киләсе яртыеллык та уңышка ирешерләр, бәлки.

I урын – «Абсолют лидер» – «Яшел Үзән» газетасына яздыру буенча сыйфатлы хезмәт өчен – 5000 сумга Күгеш авылыннан – Зөмфирә Хәйруллина;
II урын – «Подписка лидеры» – «Яшел Үзән»гә язылуда инициатива һәм активлык өчен – 3000 сумга Акъегеттән – Әлфия Җәббарова;
III урын – «Тотрыклы тираж» – «Яшел Үзәнгә» язылу буенча системалы эш өчен – 2000 сумга Олы Ачасырдан Зәринә

Низамиева лаек булды.

*Акцияне оештыручы «Татмедиа» АҖ филиалы – «Яшел Үзән» газетасы редакциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев