Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район башлыгы Михаил Афанасьев «Васильево» шәһәр тибындагы бистәсенә эш сәфәре кылды

Беренче объект шәхси эшмәкәр “Бәхтиярова А.Р” төзи торган күпфатирлы йорт булды, әлеге эне исән вакытта якташыбыз һәм меценат Рафикъ Бәхтияров төзи башлаган иде.

Әлеге объектны проектлау белән безнең шәһәрнең танылган "Арт-Проект" ҖЧҖ компаниясе шөгыльләнгән, төзелеш эшләрен "ПСК Грин-Строй" ҖЧҖ компаниясе башкара. Әлеге биш катлы йорт Косманавтлар урамында урнашкан. Ике контурлы шәхси җылыту системасы булган 55 яңа фатир быел өченче кварталда үз хуҗаларын кабул итәргә әзер булачак. Торакның сыйфатыннан һәм төзелеш барышыннан тыш, Михаил Павлович янәшәсендәге территория белән кызыксынды:


- Яшел зоналар, балалар мәйданчыклары, парковка - барысы да уйланылган һәм васильевлылар өчен мөмкин кадәр уңайлы булырга тиеш, - дип ассызыклады ул.



Эшлекле сәфәрнең төп темасы "Лесокомбинат" парк зонасының беренче чираты турында фикер алышу булды. Шулай ук әлеге паркның үсеш перспективалары - дамба территориясе, көймә станциясе, пляж турында да сөйләделәр.

Бу хакта сез "Студия Паратск" сюжетында тулырак карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев