Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район башлыгы Михаил Афанасьев Клавдия әбине 103 яше белән котлады

Яшел Үзәндә яшәүче Клавдия Николаевна Веселова үзенең 103 еллыгын билгеләп үтте.

Ул 1916 елның 20 декабрендә Ярославль өлкәсенең Игнатово авылында крестьян гаиләсендә туа. 1927 елда Ленинградка туганнарына күченә, анда фрезерчылыкка укый. Бөек Ватан сугышы елларында Клавдия Веселова Ярославль өлкәсендәге тимер юл станциясендә, җитен хәзерләүдә эшли. Сугыштан соң Ленинградка кайта. 60 елга якын Ленинград шәһәре белешмә-мәгълүмат конторасында хезмәт куя. Яшел Үзәнгә исә, ул 12 ел элек, туганнары янына күченеп кайта. 
Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев тыл хезмәтчәненә котлау юллады. 
"Сез җиңүче һәм төзүче, булдыручыларның атаклы буыны вәкиле. Нәкь менә алар сугыш чорының авыр сынаулары аша намус белән узып, илне торгызды, бүген безгә хезмәт итә торган нигез тудырды. Чын күңелдән Сезне бәйрәм белән котлыйм! Туганнарыгызның мәхәббәте һәм җылылыгы, ярдәме һәм аңлавы һәрчак Сезгә юлдаш булсын. Ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим”, - диелә район башлыгы җибәргән тәбрикләү хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев