Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район Башкарма комитеты җитәкчесе сайланды

Бу атнаның чәршәмбесендә Горький исемендәге мәдәни үзәкнең конференцияләр залында Яшел Үзән муниципаль район Советының өченче чакырылыш илле беренче сессиясе узды.

Көн тәртибенә бер генә сорау куелган иде. Ул да булса – Яшел Үзән район Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау. Кереш сүз белән ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, конкурс комиссиясе рәисе Юрий Камалтынов чыгыш ясады. Комиссия утырышының карары нигезендә, шушы урынга ике кандидатура – Ольга Матвеева һәм Михаил Афанасьевка тәкъдим ителгән иде. 
– Депутатлар өчен бүген мөһим эш йөкләнә. Районның Башкарма комитетын җитәкләү җиңел вазифа түгел, әмма мин дәүләт структурасында эшләгән кеше буларак, барлык җаваплылыкны тоям һәм сезнең ярдәмегезгә өметләнәм, – диде үз чыгышында Михаил Афанасьев. 
Ике кандидатураны да тыңлаганнан соң, ачык төстә тавыш бирү юлы белән, депутатлар бертавыштан Яшел Үзән район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Михаил Афанасьевны сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев