Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Рәхмәт, абый, без бердәнбер тубыбызны инде скотч белән ябыштырган идек»

Ветераннарның «Сугышчан туганлык» тәбәк Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, Зеленодольск шәһәренең «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» хәрәкәте, шулай ук Снежное шәһәренең сугыш хәрәкәтләре ветераннары инициативасы белән «Донбасс балалары өчен» гуманитар йөк колоннасы оештырылды.

Россиянең төрле почмак­ларында яшәүчеләр, Украинаның инде сигез елдан артык сугыш барган көньяк-көнчыгышында яшәүче балаларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтү өчен берләшә. Махсус хәрби операция башланганнан бирле, волонтерлар һәм алар хәл иткән проблемалар арта бара. Намус эшеннән яшел үзәнлеләр дә читтә калмады.

Бу юлы ярдәм Украи­наның Донецк өлкәсе Горловск районы Снежное шәһәрендә урнашкан 1нче мәктәпкә барды. Анда беренче сыйныф укучылары өчен 120 комплект канцелярия кирәк-яраклары, сумкалар, туплар һәм башкалар тапшырылды.


– Абый, рәхмәт! Без бердәнбер тубыбызны скотч һәм клей белән ябыштырып арыдык инде, – дип, бер малай «Сугышчан туганлык» оешмасы рәисе урынбасары РУСЛАН ХӘСӘНОВны шатлыгыннан кочак­лап ук алган.

Мәктәп директоры да аптырашта калган. Аңа, әлбәттә, Татарстаннан киләчәкләре турында алдан хәбәр ителә: «Мин сезнең шулкадәр күп әйбер алып килүегезне көтмәгән идем!» – ди ул.

Безнең егетләр, шулай ук, Макеевка шәһәре гос­питале өчен – йөк һәм Снежное шәһәре мәчетенә мөселман әдәбияты алып барып тапшырды.


«Вудлорд» фаб­рикасы директоры На­талья Чураковага, «Консоль» җитәкчесе Ольга Катыхинага, шулай ук шәһәребез һәм районыбызның барлык битараф булмаган кешеләренә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез, сездән башка без бу бәхетле йөзләрне күрмәс идек, – дип шәрехли Руслан Хәсәнов. – «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ генераль директоры Александр Филипповка, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистаховка гуманитар йөкне илтергә бирелгән транспорт өчен аерым
рәхмәт.


Мохтаҗларга ярдәм итү өчен көчләрен һәм вакытларын кызганмаган якташларыбыз, яшел үзәнлеләр өчен горурлык хисе уяна. Изге гамәлләрегез Аллаһ рәхмәте булып үзегезгә күпләтә кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев