Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Рәхәт» үзәге психологы булачак әниләргә «Урман юлы» («Лесная прогулка») дигән темага дәресләр үткәрде

«Йөклеләр көне»нә багышланган бәйрәм кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зеленодольск муниципаль районында «Рәхәт» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең психологы тарафыннан «Урман юлы» («Лесная прогулка») дигән темага психологик бушану бүлмәсендә дәресләр үткәрелде, ул эмоциональ киеренкелекне бетерүгә һәм эчке ресурсларны мобилизацияләүгә юнәлдерелгән иде.

Йөклелек чорында психик сәламәтлекне күзәтү бик мөһим, релаксация дәресләре игътибарны тәннең тойгыларына юнәлтергә ярдәм итә һәм тискәре кичерешләрдән котылдыра.

Моннан тыш, булачак әниләр 4 октябрьдә билгеләп үтелә торган «Йөклеләр көне»нә багышланган бәйрәмдә катнашты. Чара Яшел Үзән шәһәренең Мәдәни үсеш үзәге базасында оештырылды. Анда кызыклы лекцияләр һәм мастер-класслар үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев