Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рәмилә Хәйретдинова: «Оялам, күз тияр кебек!»

Җырчы Рамилә Хәйретдинованың гаиләсенең бердәмлегенә күзләр тимәсен. Мәҗлесләрдә җыелышып, җырлап-биеп, күңелле яши беләләр.

Туганлыкларының көче нәрсәдә? Бу сорауга җавапны җырчы үзе бирә.

- Гаилә белән җыелуны социаль челтәргә еш урнаштырасыз, мондый мәҗлесләрдә ничә кеше җыеласыз?

- Социаль челтәргә башта әнине төшереп, видеолар урнаштыра идем. Әниебез бик матур җырлый. Аны халык яратып каршы алды, үз фанатлары пәйда булды. Әнинең уйнап-көлеп сөйләгәнен дә бик яраталар. Гомумән, без күңелле халык. Дүрт бала үстек: олы апам - Казанда, икенче апам - Буада тора һәм без игезәкләр. Бәйрәмнәрдә, ялларда җыелып туган якларга кайтабыз. Бергә төннәр буе сөйләшеп, серләшеп утырырга яратабыз. Әни: “Дус-тату яшәгез, сез бертуганнар! Мин үлгәч тә, туганлык җепләре өзелмәсен. Җир тишегеннән дә чыгачакмын, аралашмый башласагыз”, - дип әйтеп тора. Бертуганнар, әти-әни белән генә җыелышсак та, 19 кеше булабыз. Без күбәү, Аллаһка шөкер!

- Гаиләгездә барыгыз да җырлыймы? 

-  Әти белән олы апа гына җырламыйдыр. Гүзәл апамның тавышы үзенчәлекле матур. Игезәгем Рамил дә җырларга ярата. Элек Рамил белән игезәкләр дуэты буларак чыгыш ясый идек. Профессионаллар булмасак та, булдыра алганча тырыша идек. Ирем Рамил әйтмешли җырлый беләме юкмы, барысы да җырлый.

- Әниегез шундый актив кеше икән. Сез аңа охшаганмы?

- Һәр бала да әнисен мактыйдыр, әмма мин әнигә, чыннан да, сокланып карыйм. Әнигә 72 яшь, ә аның энергиясе ташып тора. Бөтен эшкә дә өлгерә. Иртәнге 4-5тә торып, сыерын сава, ашарга әзерли, өйне чисталыкта тота, бакча эшләрен санап бетереп тә булмастыр. Әти-әнинең терлекләре дә күп: сыерлар, бозаулар, тавыклар. Барысын да карарга кирәк бит. Әни Казанга кунакка да килеп киткәли, театрларга да йөри, җырларга да ярата. Үземне әнигә охшаган дип әйтә алмыйм. Минем әнинеке кадәр энергиям юктыр. Әнинеке кебек көч-дәрман, тырышлыгым да юк.

- Әниегездән менә дигән социаль челтәр йолдызы чыгар иде бит. Бу хакта уйланмыйсызмы?

- Әни гап-гади телефонны гына куллана. Бернинди социаль челтәре дә юк. Аңа шәхси бит ачсак, бөтен эше туктап калачак бит. Без кайткач кына, социаль челтәрне карап чыга. Кем, нәрсә язганын укый. Туганнарымны социаль челтәргә куйгач, шуның кадәр күп кеше яза. Сөбеханаллаһ! Гаиләбезне яратучыларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Җылы сүзләр язалар һәркемнең дә гаиләләре шундый тулы, бәхетле булсын иде! Матур теләкләрне социаль челтәргә куярга оялам бераз, күз тияр кебек.    

 

Илгизә Галиуллина,

Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев