Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рамил Садыйков ЗПАТП директоры вазифасыннан китәчәк

Яшел Үзән ПАТП директоры Рамил Садыйков, алга таба эштән китү теләге белән, отпуск сорап гариза язган.

Бу карарны алар әле өч ай элек үк кабул иткән иде, ләкин коронавирус пандемиясе булу сәбәпле, бүгенге көнгә кадәр кичектерелде. Җитәкченең алга таба кайда эшләве билгеле түгел.

- Мин әлегә ялга китәм, алга таба уйларбыз, - дип җавап бирде Рамил Садыйков журналистларның соравына.

Рамил Әмир улына тормышының яңа этабында бары уңышлар телибез. Яшел Үзәндә пассажирлар ташу белән кем идарә итәчәк әлегә аңлашылмый, әмма без вакыйгаларның үсешен күзәтеп барачакбыз

Безнең белән калыгыз һәм социаль челтәрләрдә аккаунтларыбызга язылыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик начар булды эле бу. Яхшы кеше иде. Кем килер икэн?