Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рамазан тәмам, бәйрәмнәр дәвам итә

Мөбарәк булган рамазан ае да тәмамланды. Мөселманнар ай буе уразасын тотып, үзенең Аллаһ Тәгаләгә булган тугрылыгын күрсәтте, рухи яктан чистарынды.

Мөселман даирәсе гадәттә бу айны, бик катлаулы булса да, көтеп ала һәм ахырына кадәр барып җиткәч, тиз узуына уфтана. Чөнки тән ризыгы кебек үк, җан ризыгының да әһәмия­тен бәяли һәм аңлый башлый. Уйлап карасаң, ураза аена  искиткеч зур мәгънә һәм тәрбия салынган. Искиткеч!   
Шушы рамазан аеның төп вәҗиб гамәлләренең берсе – уразаны төрле сәбәпләр аркасында тота алмаучылар  һәр көнне бер мохтаҗны ашатып, үзенең гамәлен башкара ала.  Мондый сәдаканы  фидия сәдакасы дип атыйлар. Татарстанның Диния Нәзарәте быел фидия сәдакасын көненә 200 сумнан билгеләгән иде. 30 көнгә ул 6 мең сумга кадәр җитә. Гадәттә фидия сәдакасын соңыннан  мәчеткә җыеп китерүчеләр дә була. Бу уңайдан мәчетләр вәкиллек вазифасын үтәп, әлеге җыелган  сәдакалар хисабына мәчеттә мохтаҗлар өчен мәҗлесләр оештыра. Менә шуның беренчесе Җәмигъ мәчетендә 6 июньдә булып узды. Мул табын 100 кешелек әзерләнгән иде.  Анда төрле милләттәге һәм диндәге  физик мөмкинлеге чикле кешеләр – чукраклар, сукырлар һәм башкалар, әбиләр һәм бабайлар бар иде. Алар мондый сый-хөрмәткә бик риза булып, рәхмәтләрен әйтеп сыйланды. «Бисмилла» әйтеп хәләл ризыклардан әзерләнгән аш-су, бәлешләр һәркемгә бик ошады. Мәчет ашханәсендә, гадәттә, ризык бик тә тәмле була.     
–Мондый мәҗлесләрне  без тагын берничәне уздырачакбыз әле, – диде Җәмигъ мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Гатауллин. –Мохтаҗ кешеләрнең бездә исемлеге бар һәм шулай ук социаль яклау бүлеге аша да эшлибез һәм  чакырулар җибәрәбез. Шәһәр халкы  мәчеткә китергән фитыр сәдакаларын да урнаштырдык. Ашамлык җыелмалары әзерләп, аларны мохтаҗларның өйләренә кадәр үзебез илтеп бирдек. Андый кешеләрнең дә бездә исемлеге бар. Ел саен рамазан ае узганнан соң без тупланган сәдака акчаларын максатка юнәлешле урнаштырабыз, үз өстебездән олы бурычны төшерәбез. 
Аллаһка шөкер, шәһәребезне ямьләп торган иркен, мәһабәт һәм нурлы Җәмигъ мәчетенең  бөтен кеше өчен ачык торуы, шундый мәҗлес-сыйлар аша төрле конфессия­ләр арасында дуслыкны ныгытуы бик күркәм гамәл. Мөселманнарның тоткан уразалары, укыган догалары, биргән сәдакалары  кабул булсын. Амин.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев