Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рамазан хәйриячеләре олысын да, кечесен дә онытмады

Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ярдәм итү – күркәм эш.

Иман иясенә изгелекләр кылып, күбрәк савап җыю, гөнаһларыннан арыну өчен иң хәерле вакыт – Рамазан ае.
Ураза ае быел бик катлаулы вакытка туры килеп, мөселманнарны икеләтә сынады. Дин кардәшләребез мәчет-мәхәлләләрдә җыелып намазлар укый, ифтарлар үткәрә алмаса да, фарыз булган гамәлләрнең барысын да өендә торып үтәде. Кайбер шартларны, әйтик, изгелекләрне – хәтта, арттырып та башкарды әле.

Бу мөбарәк айда бик күпләр изгелек кылып калырга, ярдәм күрсәтергә һәм шуның белән Аллаһ Тәгалә ризалыгына ирешергә тырыша. Шуңа күрә, хәтта, таҗлы вирус та хәйриячеләрнең җылы кулын суыта алмый.

Изгелек кылучы җаен таба, аңа киртәләр юк. Яшел Үзән муниципаль районының мөслимәләр җәмгыяте дә бу изге эшләрнең башында торып, республика һәм шәһәр күләмендәге ураза ае акцияләре чараларыннан читтә калмады. Җәмгыятьнең рәисе Фәрзәнә ханым Хәлиуллина һәм урынбасары Тәнзилә ханым Әхмәтҗанова оештыруында башкарылганнары шактый.

Шуларның берсе – күп балалы гаиләләргә бүләккә кием-салым тарату. Мондый эш Татарстанда икенче ел башкарылып, системага салынган һәм аның белән Татарс тан мөфтия тенең гаилә, хатын-кыз һәм балалар эшләре буенча комитет җитәкчесе, Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина шөгыльләнә. Әлеге акция кысасында һәм Рамазан ае уңаеннан, шәһәребезнең тарихи мәчетенә күп балалы гаиләләргә рес публикабызның хәйрия фондыннан бүләккә кием-салым кайтарылды. Хәзрәтләр тарафыннан игъланнар җиткерелеп, мохтаҗларга бу өр-яңа киемнәрне үзләренә килеп сайлап алу мөмкинлеге бирелде. Әлбәттә, мондый бүләккә әти- әниләрнең – рәхмәте, балаларның шатлыгы чиксез булды. Аларны тапшыруда район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин үзе дә катнашты.
00 данәдә булган кием-салым җитми калганнарга ашамлык җыелмалары әзерләп бирелде. Нәтиҗәдә, изге айда күп балалы гаиләләр бүләктән мәхрүм калмады.
Изоляция чорында җыелып ифтар мәҗлесләре уздыру мөмкинлеге чикләнүгә карамастан, җылы куллы якташыбыз Әнвәр Миңнуллин 35 кешегә ифтар күчтәнәче бирерлек ярдәм күрсәткәч, мөслимәләр Фәрзәнә ханым белән Тәнзилә ханым яңа гына мичтән чыккан кайнар һәм тәмле ризык ларны 35 мөслим-мөслимәнең өенә үзләре үк илтеп биргән. Ураза тотучы әби-бабайлар өчен бу икеләтә шатлык-сөенечкә әйләнгән.

Бигрәк тә, уразасын бер көн дә калдырмаган, сукыр Хәнәфи бабай мондый ифтарга бик лаек. Июльдә 100 яшен тутыручы, элек Яшел Үзән мәчете төзелешендә дә актив катнашкан Рауза ханым Ганиеваның чиксез рәхмәте догаларында булды. Барысы да даими хәйрияче Әнвәр Миңнуллинга зур рәхмәтле булып кала. Аллаһ Тәгалә аның үзен дә олыласын, бервакытта да ярдәменнән ташламасын, дигән теләктә һәркайсы да.

Әлбәттә инде, мөслимәләр җәмгыяте әгъ залары үзләренең җыел ган сәдакалары белән дә уртаклаша, мохтаҗ ларны һәрчак шатлан дыра. Алай гына да тү гел, мәчетләрдә җыел ган фитыр сәдакалары хисабына алынган ашамлык җыелмаларын мохтаҗларның өйләренә кадәр илтеп тапшыручылар арасында алар да бар. «Төрледән-төрле азык-төлек тутырылган, сигез килодан артып киткән пакетларны 27 кешенең өенә үзебез илтеп бирә алуыбызга бик шатбыз», – ди алар. Фитыр сәдакасын бирүчесенә дә, аны барлап һәм продуктлата тутырып, лаеклы кешеләргә илтеп тапшыручысына да әлеге яхшылыклары өчен үзләренә дә, мең изгелек белән әйләнеп кайтсын.

Пәйгамбәребез с.г.в. болай дигән: «Иң яхшы сәдака – Рамазан ае сәдакасы». Аллаһ Тәгалә изге гамәлләрне кабул кылсын! Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев