Сирәк очрый торган хәйрия һәм мәдәни-мәгариф проекты - әлеге чатырның ишекләре һәркем өчен ачык, ди оештыручылар. Кешенең нинди милләттән һәм диннән булуы мөһим түгел. «Рамазан чатыры» 15 июльгә кадәр эшлиячәк.
Бу көннәрдә бай эчтәлекле программалар уздыру көтелә. Гомумән алганда, чатырда 6 меңнән артык кешенең кунак булуын көтәләр.
Әлеге күркәм чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Республика Хөкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәме белән Кабан арты мәчете оештыра.
Ачылыш тантанасы 20:00 сәгатькә билгеләнгән.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев