Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рамазан аена әзерләнеп керик

Мөселманнар изге һәм рәхмәтле Рамазан аена әзерләнә. Аның үзенчәлеге шунда, бу вакытта Исламның фарыз гамәлләренең берсе – ураза тотыла.

Мөселманнарның ураза тотуы – иң яраткан көндәлек гадәтеннән аерылып, ашамый, эчмичә генә тору түгел, ә шул изге Коръән иңгән айда гөнаһлы эшләрдән дә тыелыр га, күңелне пакъландырырга, һәм күбрәк яхшылыклар эшләргә дәртне арттыра.

Рамазан аенда җан куәт ала. Ураза тоту кешеләрне бер-берсенә якынайта, бердәмлек арта. Мөселманнар бергәләшеп мәчетләргә, тәравих намазларына бара.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәлаллаһу галәйһиссәлам) әйт кәнчә, Рамазан аенда эшләнгән яхшылыкларның савабы башка көннәргә караганда җитмеш мәртәбә артыграктыр, бәлки Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән тагын да күбрәк булырга мөмкин.

Рамазан ае быел, табигатьнең уянган һәм яңарган, көннәрнең озая барган вакытына туры килә. Димәк, ураза тотучыларга гөнаһлардан арынырга, күңелләрен тынычландырырга, изгелекләр кылырга мөмкинлекләр күп булачак.

Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин белдергәнчә, быел изге Рамазан ае 12 апрельдә кояш баеганнан соң башлана. Беренче тәравих намазы да шушы кичтә укыла. Уразаның беренче көне 13 апрельгә туры килә. Кояш чыгарга ике сәгать алдан, 2 сәгать 15 минутта сәхәр ашала һәм аны 2 сәгать 43 минутта тәмамлау кирәк. Авыз ачу кояш баегач, 18 сәгать 45 минутка туры килә. Аның чикләү вакытын 5-7 минутка арттыра барырга кирәк булачак.

Пандемиягә бәйле рәвештә иман йортларында бөтен санитар нормалар сак ланырга тиеш. Тәравих һәм җомга намазларын мәчетләргә килеп укырга, ифтар мәҗлесләре дә уздырырга була. Әмма һәр очракта мөселман кардәшләребез арасында дистанция сакланырга, җыелучылар саны чикле һәм битлекләр киелгән булырга тиеш.

 

Мөбарәк айның фазыйләтләре бик күп. Әйтик, аның изге кичәсе бар, аны Кадер киче дип атыйлар. Бу кичәдә нәфел намазлары укыла, мәчетләргә барыла, сәдакалар бирелә, Аллаһ Тәгаләгә догалар кылына.
Рамазанда уздырыла торган Ифтар мәҗлесләрендә Аллаһ Тәгалә кушканнарны халыкка җиткереп вәгазьләр сөйләнә, мәрхүмнәр искә алына, Коръән аятьләре укыла.

Бу айда фитыр сәдакасы да бирелә. Мескеннәрнең, ятимнәрнең, зәгыйфьләрнең хәлләренә керү ул. Быел аның күләме бер кешегә 100 сум белән билгеләнгән. Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлгенә ия булмаган һәм аны башка вакытта үти алмау чылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнгән.
Тәравих намазы 20 рәкәгать укыла. Ураза бәйрәме 13 майда булачак.
Рамазан аена зур теләк, изге уй-өметләр белән керик. Аллаһ Тәгалә кылган гамәлләребезне, тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев