Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рамазан ае тәмамлана, игелек кылырга ашыгыйк

Рамазан ае бетәргә дә санаулы көннәр калып бара. Әле генә кергән идек, инде Рамазанның китәр вакыты да җитә. Быелгы Рамазан үзенчәлекле һәм тарих битләрендә бөтенләй башкача язылып калыр.

Тәравих намазларыннан, ифтар мәҗлесләреннән башка. Тик шулай да саваплы гамәлләр кыларга, кешеләргә ярдәм итәргә бер дә комачауламады. Авылдашларыбыз арасында да изге гамәлләр кылучылар, ураза тотучыларны, аз керемле гаиләләрне шатландыручылар булмады түгел.

Минуллин Әнвәр абый, елдагыча, авылның аз кермле гаиләләренә, сәламәтлекләре чикләнгән авылдашларга ашамлыклар тутырылган пакет өләште. Изге көннәрдә мондый кешеләрне шатландыру бик саваплы гамәл. Алар бик рәхмәтле булдылар.

Хәкимова Наилә апа ураза тотучыларга камыр ризыклары таратты. Замалиев Рушан, Вәкилова Фәния, ифтар мәҗлесләре үткәреп булмау сәбәпле, ураза тотучыларга авыз ачу өчен ризыклар тараттып шатландырдылар. Алланың рәхмәте булсын иде бу изге күңелле авылдашларга.

Рамазан аенда эшләгән яхшылыкларыгыз, халәл малларыгыздан чыгарган өлешләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын иде. һәрберебезнең дә күңелендә ни барын һәм эшләгән яхшылыкларыбызны Аллаһ Тәгалә күрә һәм белә. Әҗерен кыямәт көнендә күрербез, иншалла!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев