Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Районыбызның 1нче олимпия резервы спорт мәктәбе укучылары югары нәтиҗәләргә иреште

Яшел Үзән районының 1нче олимпия резервы спорт мәктәбе укучылары – Татарстан Республикасының спорт гимнастикасы буенча чемпионатында һәм Беренчелегендә җиңүчеләр исәбендә.

Казанда спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Чемпионаты узды.

1нче олимпия резервы спорт мәктәбе укучылары – Россия һәм Татарстан Республикасы яшьләр җыелма командасы әгъзалары Яшел Үзән районын тәкъдим итте һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте:

  • Яшел Үзән хатын-кызлар җыелма командасы 3нче команда урынын яулады.
  • Ирекле күнегүләрдә 1нче урынны Камалиева Азалия алды.
  • Бүрәнәдә 1нче урынны Романова Дарья яулады.
  • Ирекле күнегүләрдә – 2нче урынга һәм брусларда 3нче урынга Хәйруллина Алинә ия булды.
  • Күптөрле ярышта Закиров Азат 1нче урынны алды.

Спортчыларны һәм тренер-укытучылар – Гөлнара Әхмәтҗанова, Илгиз Хисамов, Артур Шәрәфетдиновны чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҮМР матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев