Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Райондашларыбыз гаиләләре белән билгесез матдәдән агуландылар

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә бер атнада 949 чакыру килгән.

Шуларның 592се – шәһәрдән, 357се районнан булган. 339 кешене госпитализацияләгәннәр: 251е – шәһәрдән, 88е – районнан. Медиклар Засорин урамында дару төймәләре эчеп агуланган 12 яшьлек кызга ашыгыч ярдәм күрсәткән. Аны дәваханәгә китергәннәр.

Осиновода эт тешләгән 21 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән.

Зеленая урамында йортның 5нче катыннан егылып төшеп, умыртка сөяге, аягы сынган 33 яшьлек ирне медиклар травматология бүлегенә китергән.

Төзүчеләр проспектында хәле авырайган 41 яшьлек ир янына чакыру алынган. Билгесез наркотик белән агуланган ирне реанимациягә китергәннәр.

Фрунзе урамында билгесез матдәдән агуланган 37 яшьлек ирне, 35 яшьлек хатын-кызны, 3 һәм 6 яшьлек улларын медиклар дәваханәгә китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев