Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Раифа укучыларының экотуризм буенча проекты - Бөтенроссия конкурсы финалында

"Минем илем - минем Россия!" бәйгесе катнашучылары быел аеруча күп иде. Өч экспертиза нәтиҗәләре буенча финалга 762 проект чыкты, алар арасында "Раифа балалар экотуризмы үзәге" дә бар.

Проект авыл җирлеге башлыгы җитәкчелегендә, Идел-Кама тыюлыгының экологик агарту бүлеге һәм Яшел Үзән районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы дирекциясе ярдәмендә эшләнгән.

Ул өч юнәлешне берләштерә: медиа белеме, туган якны өйрәнү һәм иҗат. Проектны эшләү һәм апробацияләү өстендә "ТВОЕ ТВ" балалар телестудиясендә һәм "Раифа варислары" экологик-туган якны өйрәнү клубында тәрбияләнүчеләр эшләде.

Узган ел өч маршрут буенча Әйшә, Васильево, Зур Ключи, Раифадан 100дән артык мәктәп укучысы үтте. Тиздән тыюлык, тарихи һәм иҗади сукмакларга Агросукмак та өстәләчәк.

Сишәмбе, 28 сентябрьдә, проект авторлары Мәскәүгә конкурсның турыдан-туры этабына юл тотачак. Проектны яклау "Минем илем - минем Россия" форумы кысаларында "Минем авылым - минем горурлыгым" номинациясендә узачак.

Безнең егет-кызларга туган районына җиңү белән кайтуларын телибез! Хәерле юл сезгә!

Бу хакта ЯҮМР матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев