Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Раяз Фасыйхов Фазлыйәхмәтов һәм Тәтишканың аерылышу-кушылулары турында: «Арзанлы пиар», дип сөйләгән иде

Ләкин Алар бергә!!!

Бу хакта әйтеп, Ришат Фазлыйәхмәтов үзенең социаль челтәренә фото урнаштырган.

«Без Бергә! Мөнәсәбәтләребезнең туктап торуы икебез өчен дә бик кирәк иде. Инде тәмам буталып, акны һәм караны күрми яши башлаган идек. Бу хәл бер-беребезгә карата булган хисләрнең ихласлыгын тасвирлады. Бик күп тәнкыйть һәм терәк булыр җылы сүзләр килеп иреште шушы арада. Безнең генә түгел, ә Сезнең белән булган мөнәсәбәтләргә дә ачыклык керде. Нишлисең инде, тормыш булгач- бар да була. Беребез дә фәрештә түгел: Сез дә, без дә!
Һәрберебез үз юлын үтә, адаша-адаша бәхет каршына барабыз. Тик кайчак, борма юллар аша үтеп, чын бәхетнең янәшәдә генә булганын аңлыйбыз!
Бер-беребезне кадерләп, хөрмәт итеп яшик!» - дип яза Ришат Фазлыйәхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев