Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рафис Борһанов: Татарстанда БДИның уртача баллы Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак

Агымдагы елда республикада БДИның уртача баллы тарих, география, француз теле һәм җәмгыять белеме буенча үсте.

Татарстанда уку предметлары буенча БДИның уртача баллы быел да уртача Россия күрсәткечләреннән югарырак. Бу хакта “Татар-информ” МА матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белдерде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, агымдагы елда дүрт фән буенча БДИның уртача баллы шактый арткан. Аерым алганда, тарихтан 58,93тән 64,09га; география буенча 64,82 дән 68,9 га кадәр; француз теле буенча 63,57 дән 71,94 кә кадәр һәм җәмгыять белеме буенча 60,66 дан 63,41 гә кадәр.

"Татар теле буенча бердәм республика имтиханында 10 укучы яхшы нәтиҗә күрсәтте, уртача баллары 80 тирәсе иде. Бу филолог һөнәрен сайлаган чыгарылыш укучылары ", - дип сөйләде министр.

БДИның уртача баллы Рус теле (74,67), әдәбият (69,89) һәм физика (60,03) буенча аз гына артты, дип өстәде Борһанов.

"Без моны санап үтелгән предметлар буенча мөстәкыйль рәвештә әзерләнү җиңелрәк булуы белән аңлатабыз", - дип ачыклык кертте ул.

Шул ук вакытта, Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы уртача бал дәрәҗәсе профильле математикадан , химия, информатика, биология, инглиз һәм немец телләреннән түбәнәюен билгеләп үтте.

"Бу практик әзерлек таләп итә торган предметлар. Бу имтиханнарга укытучысыз әзерләнү катлаулырак. Минемчә, бу дистанцион укытырга тәкъдим иткән кешеләргә җавапларның берсе ", - дип билгеләде ул.

Борһанов сүзләренчә, "БДИ катнашучыларының уртача баллының артуы һәм түбәнәюе Россия буенча уртача мәгълүматлар белән тулысынча туры килә". "Динамика бертөрле", - диде ул.

Агымдагы елда БДИ үткәрү өчен 3 июльдән 25 июльгә кадәр Татарстанда имтихан уздыру өчен 83 пункт гамәлдә булды, аларда 1404 аудитория онлайн-видеокүзәтү белән, шулай ук, офлайн-видеокүзәтү белән өйдә БДИ тапшыруның 14 пункты эшләде. БДИ уздыру технологиясендә үзгәрешләр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев