Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова: Бу дуэтны махсус оештырмадык

Гүя, язгы урманны таң калдырып, парлы сандугачлар сайрый…

Үзләре тыйнаклар, кеше күзенә чагылыйм, дип, һәр «яңалык- ботакка» кунып та йөрми, әмма тирә-якта аларны отып калмаган җан иясе юк… Сандугач кадәрле сандугачларны ишетеп, иләсләнми кара әле! Җыр­чыларыбыз Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова да әнә шул парлы сандугачларга тиң кебек.
Сәхнәгә тәүге адымнарын атлауга моңлы тавыш­лары белән тамашачының күңел кылларына кагылып кына калмыйча, йөрәк түренә узды алар…
 Рафил һәм Эльмира халкыбызның йөзек кашы булган милли әсәрләрне эстрада җырлары белән беррәттән, югары осталыкта башкара белүләре белән сокландыра. Тамашачы хозурына нинди генә җыр тәкъдим итсәләр дә, аларда милли моң, зәвык ярылып ята. Баксаң, бу миллилек балачактан, туган якның саф чишмә сулары белән күңелгә иңгән икән. Ник дигәндә, Рафил – татарның милли бишеге мәшһүр Арча төбәге егете. Шура авылында туып-үскән, Арча педагогика көллиятен тәмамлаган сәләтле татар улын җыр дөньясы Казанга – Мәдәният һәм сәнгать университетына, данлыклы Салават Фәтхетдинов төркеменә тартып китерә.
 Гүзәллеге белән әсир итәрлек, гаҗәеп моңлы тавыш иясе Яр Чаллы кызы Эльмираны да җыр юллары шушы дөньяга алып килә. Кыз икенче бер мәшһүр җырчыбыз Венера Ганиева укучысы. Зәңгәр экраннарда күренүгә: «Кем икән бу гаҗәеп тавышлы чибәр?» дип отып калучылар аз булмый аны.
 «Тәүге тапкыр бер-беребезне 2011 елда «Татар моңы» бәйгесендә күреп алдык», – дип уртаклаша гаилә башлыгы Рафил. «Икебезнең дә өченче премия алган мәле. Ләкин ул чакта күрешкәнебезне хәтерләмибез. Мәхәббәт очкыннары соңрак, 2014 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында очрашкач кабынды».
«Рафилдә иң сокландырган сыйфат – аның туган телебездә саф татарча, камил дәрәҗәдә сөйләшүе», – дип тыйнак кына сүзгә кушыла Эльмира. Рафил дә кызның бу сыйфатын үз итми калмаган: «Шәһәр кызларын бер дә Эльмира кебек дип күз­алламый идем. Каршымда үзе тыйнак, үзе чибәр, үзе чая кыз! Күңеле дә, теле дә чын татар кызы икәнлеген искәртә», – дип тәүге күрешкән мизгелләрне хәтерендә яңарта ул.
«Бу дуэтны махсус оештырмадык. Барысы да үз юлы белән, табигый рәвештә килеп чыкты», – ди җыр­лы гаилә. «Иҗат юлыбыз аерым башланган иде юкса. Җыр дөньясына үз стилебез белән килеп кердек. Шулай да икебезнең дә иҗат тормышы уңышлы үрелеп китүдә остазларыбызның роле зур булгандыр», – дип сүзне дәвам итә Рафил. «Шәхсән минем остазым һәм үрнәгем – Салават абый. Эльмира да аның иҗатына мөккиббән. Аның белән шәхсән аралашу, уңай бәясе белән хәер-фатихасын алу – иҗат корабыбызга ак җилкән куйды.
Ә менә тамашачы күңелен тиз арада яулаган «Алма» җырын парлы җырчыларыбызга Салават бүләк итмәгән булып чыкты. Серне Рафил чиште: «Бу җырны җырлау теләге Эльмираныкы иде. Кайчандыр ул аны башкарган булган, хәзер бергәләп дуэт итеп җырлыйк, дигән тәкъдим ясады. Җырны, аранжировка ясап, башкарып карадык. Көй авторы Илгиз Закировка күрсәттек. Ул аны шунда ук ошатты. Инде бу җыр белән әкрен генә тамашачы алдына чыга башладык, клибын да төшердек. Соңрак исә Салават Зәки улы безне улы Рөстәмнең туган көненә чакырды. Тәүге тапкыр үзенең хитларының берсе булган җырны безнең башкаруда шунда ишетте. Бик ошатты!
 Гомумән, мәгънәле, эчтәлеге булган җырларны сайларга тырышабыз. Җыр сәнгатенең кагыйдәләре, үзенчәлекләре бик күп. Әмма анда бер кагыйдә алыштыргысыз – төп хөкемдар – тамашачы. Аның зәвыгы һәм мәхәббәте генә җырчыны яшәтә. Җыр сәнгатен акчага гына кормыйча, асылын аңлап эш итүче Җәләлиев-Гыйльфанова дуэты татар җыр дөньясының асылташлары булачагына шикләнмибез!

Әдилә Борһанова,
Сәхнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев