Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Радик Юлъякшинга мактаулы исем бирелгән

Башкортстанның халык артисты Радик Юлъякшин (Элвин Грей) янә бер тапкыр танылу алган.

Аңа «Каракалпакстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән.

Бу турыда җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Сезнең белән шатлыклы хәбәр белән уртаклашасым килә – бүген мин «Каракалпакстан Республикасының атказанган артисты» исемен алдым.

Каракалпакстан Республикасы – Үзбәкстан составындагы автономияле республика. Үзенчәлекле мәдәнияте һәм талантлы кешеләре булган гаҗәеп як.

Минем җырларны Каракалпакстан һәм Үзбәкстан халкы шулай ярата һәм тыңлый дип уйламаган идем, бу – бик кадерле һәм бик илһамландыра», – дип язган ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев