Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәр ярыш үсеш баскычы

Ачык турнир Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.

Спортчылар ярышларда катнашып, җиңеп һәм җиңелеп кенә аерым нәтиҗәләргә ирешә ала. Әлеге дә баягы пандемия күп чараларны уздырыр га комачаулаган булса, быел менә Яшел Үзәннең көрәш мәктәбендә турнир оештыру мөмкинлеге табылган.

20 мартта 17-18, 15-16, 14 яшь лек һәм алардан яшьрәк булган яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча Яшел Үзән муниципаль районы беренчелеге булып узды.
Ачык турнирда – Күгәй, Карагуҗа, Бишнә, Осиново авыллары, Яшел Үзән шәһәре, Яшел Үзән механика көллиятеннән тыш, Апас һәм Казаннан да көрәш челәр катнашкан. Аларның саны 50дән дә артып киткән.

Бу мөһим ярыш яшьләргә үз мөмкинлекләрен сынап карарга, осталыкларын арттырырга һәм алдагы тагын да дәрәҗәлерәк спорт чараларына әзерләнергә көч бирә. Чөнки рес публика ярышлары да булыр, булмыйча калмас, ә сабан туйлары... Көчеңне сынап карамый торып, мәйданга бил алышырга чыгу җиңел эш түгел.

Турнирда келәмнәрдә ярышкан егетләрне спорт мәктәбенең Халыкара класслы спорт осталары – механика көллиятеннән Камил Зәйнуллин, Осиноводан Фирдүс Зәйнуллин, Карагуҗадан Илшат Камалиев, Күгәйдән Алмаз Шәйхенуров кебек абруйлы тренерлар әзерләгән. Фирдүс Зәйнуллин әле дә Татарстан һәм Россия ярышларында актив катнаша һәм җиңүләр яулап кайта. Шулай ук, соңгы елларның сабан туйларында абсолют батыр булып кала. Мондый тренерлар остазлыгында шөгыльләнү яшүсмерләр өчен зур табыш һәм җиңүгә юл.

Көрәш мәктәбе быелгы турнирны оештыруда ярдәм иткән Ирек Хәйруллинга да бик рәхмәтле булып кала.
Ә хәзер җиңүчеләрне дә атарга кирәк. Болар: 17-18 яшьлекләр арасында Азамат Гыймадиев, Булат Шәйхенуров, Ранил Галиев алдагы өч урынны яулаган. 15-16 яшьлекләрдән Илмир Ногманов, Сәет Хәйруллин һәм Илназ Бабаҗанов булса, 14 яшьлекләр һәм алардан яшьрәкләрдән алдагы урыннарны Рөстәм Зиннәтуллин, Илмир Гыйбәдуллин, Илназ Гарифуллин һәм Инзил Ильясов бүлешкән. Җиңү яулау зур тырышлык, даими шөгыльләнү, күп алдавыч шөгыльләрдән баш тарту һәм үҗәтлек таләп итә. Һәр спортчыда җиңүгә омтылыш булырга тиеш. Галочка өчен генә көрәш мәйданына чыгып булмый. Оста алымнар кулланырга өйрәнмәсәң, үз өстеңдә көне-төне эшләмәсәң уңышка ирешү мөмкин түгел. Афәрин, бу егетләр – батыр лар! Җиңелүчеләргә дә хәзер стимул бар: күбрәк шөгыльләнергә, күңелне төшермәскә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев