Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәр хезмәтнең үз җимеше

Һәркемнең, нәрсә дә булса эшләгәннән соң, куйган хезмәтенең нәтиҗәсен күрәсе яки ишетәсе килә. Ә яхшы яктан телгә алсалар, кемгәдер файдалы булуыңнан канәгатьләнү хисе бишләтә артып, йөрәккә сары май булып ята, тагын да зуррак җиңүләргә илһамландыра.

Олы Шырдан авыл җирлеге башлыгы Рәис Кәримовның эшлекле дүшәмбе утырышындагы чыгышында газетабыз «Яшел Үзән»нең халык арасында нинди пропаганда көченә ия булуы һәм әһәмиятле эш башкаруы турында телгә алуын ишеткәч, югалып калдык, хәтта. Ул, авылда яшәүчеләрнең һәр яңалыкны зур икеләнү һәм каршылык­лар аша кабул итүләрен, элеккечә җайланган тормыш итү юлыннан тайпылып, бүгенге заман таләпләренә бик буйсынырга теләмәүләре турында телгә алды. Бу берничә ел элек булган хәлләргә – җирлекләрдәге көнкүреш калдыкларын түгү мәйданчыкларына, урамнарны һәм йорт тирәләрен чүп-чардан һәм «котырып» үскән үләннәрдән арындыруга кагыла. Ә хәзер үзгәрешләр шатландырырлык, нигездә бөтен җирдә чисталык һәм тәртип, урамнан узарга күңелле. Кешеләр бу матурлыкның авыл җирлеге башлыгына түгел, ә үзләре өчен булуын аңлый. Һәм бу юнәлештә газетабызның роле дә юк түгел.
– Өй эчен генә түгел, ә йорт тирәсен дә матур һәм пөхтә тоту кирәклеге мәсьәләсе ялкынына майны, иң матур ишегалды бәйгесен уздыру инициаторы булып торган «Яшел Үзән» газетасы өстәде. Башта бу башлангычка шик белән карасалар да, анда катнашырга теләүчеләр табылды һәм уңышка да иреште. 2016 елда беренче урынны Кече Шырданнан Миңнуллиннар гаиләсе алса, 2017-дә Олы Шырданнан Закировлар яулады. Һәм беләсезме, бу бәйге – бернинди штрафлар белән дә ирешеп булмаган нәтиҗәләргә китерде! Күршесенең күркәм ишегалдын күргән кеше үзенекен дә шундый итү теләге белән яна, – дип сөйләде Рәис Кәримов.  – Ә 2018 елда «Яшел Үзән» кабат зирәклеген күрсәтте: алдагы елларда бәйгедә ишегаллары да катнашса, быел бары тик урам ягындагы, бөтен кешене сокландырырлык гүзәллек кенә урын өчен көрәшәчәк.  Димәк, авыл урамнары тагын да чистарачак һәм матурланачак. Чөнки катнашырга теләк белдереп, бәйге шартлары турында сораштыручылар күп.
Чынлап та, хөрмәтле укучыларыбыз, газетабыз һәм район башлыгы белән берлектә оештырылгын саллы бүләкле «Иң яхшы ишегалды» бәйгесеннән читтә калмагыз, катнашыгыз. Исемендә «ишегалды» сүзе булса да (чөнки шәһәр ишегаллары да катнаша), авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән килгән капка төбе фотосурәтләре генә кабул ителә. Терлекләрен көтүгә кумыйча, урамга гына чыгарып җибәрергә күнеккән авылларда йорт тирәсен гөлгә күмеп булмаячак инде, аңлыйбыз. Ә бәлки, киресенчә, сезнең матур капка төбен юкка чыгарудан куркып, чыгармый башларлар, үзләре дә чәчәкләр утыртып, сыннар белән бизәп, фотоларын безгә җибәрерләр. Рәхим итегез, көтәбез! Инде редакциябезгә килеп ирешкән андый сурәтләр шактый, сез дә бәхетегезне сынап карарга соңга калмагыз. Июньнең өченче яртысы җитте, ашыгыгыз. Исегезгә төшерәбез: шул ук урынның фотоларын һәр өч айда (июнь, июль, август) безгә юлларга кирәк булачак. Шулай итеп, капка төбегез көзгә кадәр бөтен авылдашларыгызны сокландырып, тирә-юньгә ямь биреп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X