Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәр хезмәткәр якланырга тиеш

Яшел Үзәндә «Гражданнарның хезмәт хокукларын яклау, шул исәптән, архив эше турындагы законнарны үтәү, предприятие һәм оешмаларда кадрлар документларының сакланышы мәсьәләләре»нә багышланган семинар-киңәшмә Горький исемендәге мәдәни үзәктә узды.

Анда ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, ТРда Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Без гомеребезнең күп өлешен эштә уздырабыз. Кайвакытта, өйгә йокларга гына кайтып киләбез, кебек тоела. Шуңа да, намус белән башкарган эшең өчен вакытында акчасын, лаеклы ялга чыккач пенсиясен дә аласы килә. Әмма, һәрвакытта да син уйлаганча гына барып чыкмаска да мөмкин. 2018 елда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга хезмәт мөнәсәбәтләре (акчаны вакытында яисә тулысынча түләмәү) буенча 150 кеше, ә узган ел 227 кеше мөрәҗәгать иткән.
– Пенсия яше арткач, пенсия алды яшендәге гражданнарны якларга кирәк. Андыйлар бүгенге көндә рес публикада 126 мең. Һәркем үзенең хезмәт хокукларын тормышка ашырганда тигез мөмкинлекләргә ия. Алар өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә укулар үткәрелә, – дип сөйли вәкаләтле вәкил.
Шунысы да сөенечле, җитештерүдәге имгәнүләр Яшел Үзән районында кимегән. Узган ел республикада хезмәт урынында 249 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Яшел Үзәндә – җидәү. Дүртесе үлем белән тәмамланган. ТРда Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов җиткергәнчә, боларның барысы да тиешле иминлек таләп ләрен үтәмәүдән килеп чыга, планнан тыш уздыр ган тикшерүләр дә шуны күрсәтә икән. 
ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова чыгышы да семинар-киңәшмәдә катнашучылар өчен файдалы булгандыр. Тормышта төрле сәбәпләр аркасында архив оешмасы белән очрашырга туры килә. «Кирәкле документларны архивтан алу өчен каядыр барырга түгел, ә райондагы күп функцияле үзәк аша да соратма (запрос)ясарга була. Бу документны пенсия фондында да һәм судка мөрәҗәгать итәргә кирәк булса, анда да алырга тиешләр», – дип аңлатты Гөлнара Габдрахманова. Үз архивын алып бармаучы оешмалар, иң беренче чиратта, хезмәткәрләренең киләчәге турында уйларга тиеш.
– «Свияжск ит комбинаты» предприятиесендә эшләп, лаеклы ялга чыгучылар бүгенге көндә аптырашта, архивлары юк. «Һәркем лаеклы пенсия алсын өчен һәр хезмәткәргә игътибарлы булырга кирәк», – диде үз чыгышында Яшел Үзән Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Алексей Сабурский. (Фото Марата Хаялетдинова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев