Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ҺӘР ЭШЛӘНМӘДӘ – КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫ

Аның эш бүлмәсенә килеп керсәң – хәйран калырлык.

Киштәләргә, шкаф өсләренә, тәрәзә төп­ләренә, гомумән кайда урын бар – шунда тезелгән аллы-гөлле кул эшләнмәләренең кайсына күз ташларга, кайсын беренче кулга тотып капшап карарга белмичә аптырап торасың. Бу матурлыкны Норлат мәдәният йортында «Тылсымлы пумала» һәм «Йомгак» түгәрәкләрен алып баручы Гөлфия Ибраһимова белән анда йөрүче балалар тудыра.

Хәзерге үсеп килүче буынны буш вакытларында һәм ял көннәрендә компью­тер-планшет-телефон-телевизор кебек замана зәхмәтләреннән аерып, кулларына энә-җеп, гипс-камыр тоттырып, нәрсә дә булса эшләргә мәҗбүр итү – булмаслык хәл кебек тоела. Ә менә, ни хикмәттер, Норлат балаларын Гөлфия апалары янына җыелырга беркем дә мәҗбүр итми, бик теләп йөри алар бирегә. Чөнки килгән саен нинди дә булса сувенир йә көнкүрештә яки үзләренә кирәкле берәр әйбер ясап кайталар. Үз фантазияңне җигеп, күңел җылыңны кушып булдырган иҗат җимеше бит ул! Шуңардан да ихлас бүләк була да алмый. Ә инде беркайчан да киелмәячәк һәм ташларга да жәл булып урын биләп ятучы джинс чалбардан, интернеттагы иң кәттә үрнәк буенча тегелгән искиткеч модный сумка белән кем мактана ала? Ә кечерәеп калган свитердан беркемнекенә дә охшамаган кулдан бизәп эшләнгән бияләй кемдә бар?

Тулы язма газетада (№80).

Алия Гаязова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев