Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәр чүп өеме чәчәк түтәле булырга хыялланадыр

Бу язманың сәбәпчесе – экологиябез өчен бик борчылып, әлеге мәсьәләне әзме-күпме яхшы якка үзгәртү идеяләре белән янучы һәм алар белән уртаклашырга теләп редакциябез ишеген кагучы Мостафа бабай. Үзе белән тулырак таныштыруын үтенгәч, шулай эндәшсәгез - җиткән, диде.

Ун елдан бирле илебездә һәр елга, җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә кирәк булган нинди дә булса актуаль тема багышлана. Узып баручысы – Экология елы. Мондый чараның максаты – тирә-юнебезнең пычырану һәм гомумән, аны саклау проблемасына ачыклык кертү. Киләчәк буыннарга тереклек итү өчен нинди шартлар калдырачагыбыз турында чынлап торып борчылып, хөкүмәткә генә салынып ятмыйча нинди дә булса конкрет тәкъдимнәре белән бүлешергә әзер торучы шундый Мостафа бабайларның булуы – үзе бер байлык бүгенге көндә. Чынлап та, көндәлек тормышта еш кулланыштагы кайбер нәрсәләрнең зыяны турында уйланып та тормыйбыз. Алардан башка яшәүне хәзер күз алдына да китереп булмый. Ә бит элек ничектер яшәгәннәр?!

-Миргазиян Юныс китабын укыганда Финляндия татарларының табигатьне саклау оешмасы турындагы язмасы күңелгә кереп калды, чөнки ул миңа бик кызыклы һәм мөһим тоелды. Пластмасса һәм целлафоннан ясалган пакетлар, савытларны уйлап чыгарганда аларның тора-бара дөньяны чүп оясына әйләндерәчәге башларына да кермәгәндер инде. Ә хәзер карагыз, ул  бит гомердә дә череп таркала торган нәрсә түгел. Бездә дә финнар кебек аларга каршы көрәш ачарга кирәк. Ә анда нишлиләр соң?  Пропаганда эшләре бик актив алып барыла: экологиягә зыян китерүче шул пластик савытлар һәм еллафон пакетларны кулланыштан төшереп калдырырга өндәп листовкалар тараталар, кибетләргә ябыштыралар. Кеше бит аны бер укымаса - бер укый, уйлана һәм нәтиҗә ясый! Татарстанның бер миллион халкы көнгә бер пакет кына сатып алмаса да - ул 100 килограмм була. Айга, елга тапкырласаң?! Күз алдыгызга китерәсезме никадәр чүп сатып алганыбызны? Элек чүпрәк сумка белән йөри идек кибеткә. Сүтелми, ертылмый, ышанычлы. Продукт яки башка товар кәгазь “кулёк”та һәм кәгазьгә төреп бирелә иде. Иртәме-соңмы, безгә барыбер дөрес яшәргә өйрәнергә туры киләчәк. Үзебездән һәм бүгеннән үк башлыйк! Мин башка юл күрмим, - дип йомгаклады үзенең бик кызыклы нотыгын Мостафа бабай.

Чынлап та, бик дөрес – үзебездән башларга кирәк. Чүп проблемасының иң мөһиме – экологик культураның бик түбән булуында. Кызганычка, калдыклар белән дөрес эш итү юнәлешендә  дәүләт бөтенләй халыкны тәрбияләми, диярлек. Бездә калдыкларны эшкәртү сферасы, шулай ук, юк дәрәҗәсендә (чүплекләр бихисап, аларны эшкәртү заводлары бармак белән санарлык), көнкүреш калдыкларын сортларга аеру контейнерлары бик сирәк күренеш. Россиядә бер кеше башына елына 400 килограмм каты көнкүреш калдыклары туры килә икән. Коточкыч сан бит бу! Экология проблемаларының төрләрен караганда, илебез халкының сәламәтлеге начараюны да әйтми мөмкин түгел. Нәселдән килүче авыруларның һәм патологияләрнең артуы, геннар деградациясе һәм мутация, аерым катлам кешеләренең яшәү шартларының түбәнлеге, наркоманнар һәм аракы сөючеләр саны, сабыйлар үлеме, рак, аллергия, йөрәк-кан тамырлары авырулары артуы, даими эпидемияләр һ.б, һ.б.  Әлеге исемлекне тагын да дәвам итеп була. Бу проблемаларның барысы да тирә-як мөхитнең начараю нәтиҗәсе. Аны яхшы якка үзгәртүдә һәркем теләп катнашырга тиеш кенә түгел, бурычлы. Бүген җәмгыять сайлау алдында тора: планетабызны саклап исән калыргамы яки табигатькә алга таба да үтергеч йогынты ясап, тора-бара юкка чыгаргамы? Шуңа күрә, Җиребезгә, киләсе буыннар өчен аның байлыкларына карата сакчыл мөгамәлә булдыру көннән-көн актуальлеген һәм әһәмиятен арттыра.

Экология елы игълан ителгән көннән, ягъни 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап, калдыкларны җыю, алып китү, эшкәртү һәм үтилләштерү аның төре, куркынычлык классы, күләме, килеп чыгышы һәм башка факторларын исәпкә алып башкарылачак дип планлаштырылган булган. Ләкин күп кенә регионнарның “чүп-чар революциясе”нә  әзер булмавы ачыкланган һәм шуңа күрә яңа системага күчүне 2019 елның 1 гынварына кадәр кичектерергә туры килгән. Агымдагы елда реформа аерым 12 пилот регионнарында гына гамәлдә. Әмма ул исемлектә без юк бугай, ник дигәндә, бернинди дә яңарыш җиле сизелми. Калдыклар эшкәртү заводы төзү турында сүзләр булды булуын, хәтта халык арасында сораштыру да уздырылды, тик урын мәсьәләсе килеп тугач, анысы да торып тора. Шулай булгач, экологияне саклау буенча безнең хәлдән килә торган иң җиңел эш – чүпләмәү, җәмәгать.

Мостафа бабай тәкъдименә колак салыгыз...        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев