Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

QR-кодлар булмау сәбәпле хәрәкәт составын тоткарлаучы пассажирлар җавап тотачак

22 ноябрьдә 06:33 сәгатьтә үзәк диспетчерга 1нче номерлы трамвайда Восстание тукталышында пассажир QR-код күрсәтми һәм трамвай салоныннан чыгарга теләми, дигән хәбәр килә.

Шуннан соң үзәк диспетчер полиция хезмәткәрләрен чакырта. Килгән полицейскийлар җәнҗалчыны трамвайдан алып чыга, аңа административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән.

Шулай итеп, хәрәкәт бер сәгать тоткарлана, бу вакыт эчендә тукталышка тагын 10 трамвай җыела. «Метроэлектротранс» МУП иртәнге пик сәгатендә транспортның эшсез торганлыктан китерелгән зыянны кайтару өчен тырышачак. Казанның транспорт комитеты раслаган керем нигезендә, тоткарланудан килгән зыян 6407 сум тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев