Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«ПЖКХ» ИК вәкилләре Яшел Үзән халкы белән очрашты

Яшел үзәнлеләрнең сораулары күп җыелган, шуларның күпчелеге, контейнер мәйданчыкларында һәм аларга якын территорияләрдә чүп-чарны вакытында алып чыкмау сәбәпле, тузып ятучы каты коммуналь калдыклар турында.

Регоператор вәкиле билгеләп үткәнчә, чүп-чарны чыгару белән бәйле авырлыклар чыннан да бар. Беренче чиратта, бу эшче көчләрнең җитмәвенә барып тоташа.

- Бу безнең проблема, – дип белдерде Булат Сәхапов.

Бүгенге көндә Яшел Үзәндә 8 транспорт чарасы эшли, һәм өстәмә рәвештә дүшәмбедән эре габаритлы чүп-чар җыю машинасы йөриячәк.

Гоголь урамында яшәүчеләрнең сорауларына җавап биреп, ТКХ департаменты башлыгы Нияз Минһаҗев, йортлар милекчеләре белән берлектә, әлеге контейнер мәйданчыгын күчерү мәсьәләсе хәл ителәчәк, дип белдерде. Әмма, иң элек, көненә 2 тапкыр чүп-чар чыгару графигын җайга салырга тырышачаклар.

Киләчәктә нәрсә булыр – күрербез.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев