Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Путин Миңнехановның яңа срокка калуын хуплады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген дәүләт башлыгы Владимир Путин белән видеоконференция режимында очрашу үткәрде.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда 2020 елның көзендә Бердәм тавыш бирү көнендә узачак республика җитәкчесе сайлауларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплады.

"Мин вәкаләтләрнең вакыты чыгуын беләм. Татарстан төп күрсәткечләр буенча, чыннан да, федерациянең барлык субъектлары арасында лидер булып тора һәм болар барысы да сезнең республика башлыгы астында эшчәнлегегез нәтиҗәсендә ирешелде. Шуңа күрә мин, һичшиксез, киләсе срокка республика җитәкчесе вазыйфасына кандидат сыйфатында үзегезне тәкъдим итүегезне хуплыйм ", - диде Путин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев