Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Путин мәктәпләрдә телефон куллануны тыйды

Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә телефон куллануны тыючы законга кул куйды.

Искәрмәләр - ашыгыч очраклар. Шул ук закон хезмәт дәресен мәҗбүри фән итә. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

Декабрь башында бу законны Дәүләт Думасы кабул итте. Парламент спикеры Вячеслав Володин сүзләренчә, мондый яңалыклар өчен ата-аналар һәм укытучылар чыгыш ясаган, ә кабул ителгән карар «балаларыбызның белем бирү сыйфатын күтәрәчәк».

Закон рәсми рәвештә басылып чыккан көннән үз көченә керде. Элегрәк РФ мәгариф министры Сергей Кравцов ата-аналар балалар белән элемтәдә калачак дип әйткән иде. Аның сүзләренчә, мәктәп укучылары дәресләрдә телефоннарны укытучы рөхсәте белән генә куллана алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев