Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Путин Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирәчәк

Бөек Ватан сугышы елларында Казан фән һәм сәнәгатьне тоташтыру үзәгенә әйләнә.

Россия Президенты Владимир Путин «Җиңү» оештыру комитетының Бөек Ватан сугышы елларында Россиянең Җиңүгә өлеш керткән 20 шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турындагы тәкъдимен хуплады.

«Минем фикеремчә, хезмәттәшләребезнең берьюлы 20 шәһәргә „Хезмәт батырлыгы шәһәре“ дигән мактаулы исем бирү тәкъдимен тормышка ашыруга берни дә комачауламый. Монда аргументлар ачык һәм федераль закон тәртибенә һәм критерийларына тулысынча туры килә. Хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештергәннәре өчен бу шәһәрләрнең предприятиеләре берничә тапкыр дәүләт Оборона комитеты орденнарына һәм Кызыл байракларына лаек булды. Шәхси батырлыкларның һәм халыкның хезмәт батырлыгының күп санлы фактлары документаль рәвештә расланган", - диде Путин.

«Түбән Новгород, Екатеринбург, Чиләбе, Самара, Пермь, Түбән Тагил, Саратов, Омск, Казан халкын котлыйм», — дип санап китте дәүләт башлыгы.

Россия Президенты билгеләп үткәнчә, «Хезмәт батырлыгы шәһәрләре» исемен бирү өчен барлык кирәкле документларны якын арада имзаларга кирәк.

Оештыру комитеты утырышында хәбәр ителгәнчә, сугыш елларында Казан фән һәм сәнәгатьне берләштерү үзәгенә әйләнгән. Ул елларда бөтен дөньяда аналоглары булмаган Пе-8 бомбардировщигын чыгару моның ачык дәлиле булып тора.

Бөек Ватан сугышы вакытында Казанда 200гә якын предприятие хәрби продукция чыгара. Алар самолетлар, реактив двигательләр, «Катюша» өчен дары ясаган һәм Кызыл Армия сугышчылары өчен кием-салым теккән. Бөек Ватан сугышы вакытында Казанга СССР Фәннәр Академиясе фәнни институтларының өчтән бер өлеше эвакуацияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев