Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Путин дача бистәләрендә коронавирустан вакцинация пунктларын мөмкин кадәр тизрәк ачарга кушты

Коронавирустан вакцинация пунктлары дача бистәләрендә һәм бакчачылык ширкәтләрендә мөмкин кадәр тизрәк ачылырга тиеш, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.

РФ вице-премьеры Татьяна Голикова белән видеоэлемтә барышында ул тест һәм вакцинация пунктлары кешеләр күп булган җирдә булырга тиешлеген билгеләп үтте.

"Тиешле лабораторияләр, күчмә, мобиль лабораторияләр һәм тест ясау һәм вакцинация пунктлары кешеләр булган җирдә ачылырга тиеш. Ә бу бүген бакчачылык ширкәтләре, дача бистәләре һәм башкалар. Моның белән мөмкин кадәр тизрәк шөгыльләнергә кирәк”, - диде Путин.

Искәртеп узабыз, элегрәк дәүләт башлыгы май бәйрәмнәрен озынайту карары, 4-7 май көннәрен эшләми торган дип игълан итте һәм бу үз-үзен аклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев