Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Путин бертуган һәм сеңелләрне бер мәктәпкә алу турындагы канунга кул куйды

Бер гаиләдән булган балалар бер үк балалар бакчасында, мәктәптә уку һәм тәрбия алу хокукын алдылар.

Тиешле законга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Документ белән Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында танышырга мөмкин.
Законда бер гаиләдә тәрбияләнүче һәм бергә яшәү урыны булган балаларның кабул итүгә өстенлекле хокуклары булуы аңлатыла. Тиешле чаралар балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме системасын үстерүгә юнәлдерелгән. Алар гаиләне ныгытуга, балалар өчен тиешле шартлар тудыруга, тәрбия бирүгә һәм төрле яклап үстерүгә ярдәм итәр дип көтелә.
Моннан тыш, әлеге закон күпбалалы гаилә институтын үстерүгә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X