Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Путин балаларга түләүләр турында: дәүләт хезмәтләре порталы бурычны үти алмады

Путин министрлыкларны балаларга түләүләрне рәсмиләштерү эшен тәнкыйтьләде.

Бары тик бер көн эчендә генә дә posobie16.gosuslugi.ru махсус битенә мөрәҗәгатьләр саны миллионнан артып киткән.

"Дәүләт хезмәте порталы бу күләмдәге мөрәҗәгатьләрне үти алмады, - дип белдерде Владимир Путин "Россия 24" телеканалы трансляцияләгән киңәшмәдә. - Хәзер элемтә министрлыгы хезмәттәшләренең эшне җайга салуларын беләм, әмма моңа шундый ук игътибар итүегезне үтенәм".

Түләүләргә гаризаны дәүләт хезмәтләре сайтыннан тыш Пенсия фонды яки күп функцияле үзәккә (МФЦ) шәхсән мөрәҗәгать иткәндә рәсмиләштерергә мөмкин. Шул ук вакытта россиялеләргә пособиеләргә гаризалар белән ашыкмаска кирәк, чөнки гаризалар тапшыруның соңгы срогы - 2020 елның 1 октябренә кадәр.

Әгәр дә 1 июльдән соң 5 мең сум алу өчен гариза бирелсә, барлык өч ай өчен акчалар бер үк вакытта күчереләчәк - берьюлы 15 мең. Элегрәк Владимир Путин 3-15 яшьлек балалы гаиләләр 1 июньнән 10 мең сум акча ала алачак, дип тәкъдим итте. Түләүләр 16 яше 2020 елның 1 июленә кадәр туры килгәннәргә бирелә.

Россия Президенты шулай ук белдергәнчә, өч яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр алучылар санын арттырырга кирәк. 3 яшькә кадәрге балаларга ай саен 5 мең сум күләмендә түләү каралган. Мондый түләү 2017 елның 1 апреленнән 2019 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган гаиләләргә бирелә.

11 майдан әлеге түләүләрне алырга теләүчеләр саны 2 миллионнан арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев