Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пулеметчы Айрат – тугрылык үрнәге

Безнең геройлар

Һәр заманның һәм үзенчәлекле вакыйгаларының үз геройлары табыла. Алар үзләре каршына һәрчак максат куеп, шуңа ирешү юлларын, һичшиксез, таба. Әлбәттә, ул юл бервакытта да җиңел бирелми, кайчак сәламәтлек бәрабәренә дә хәл ителә. Әмма, шулай булса да, андый шәхесләр тайпылмыйча, туры юлдан баруларын дәвам итә.


Бу юлы язмабыз герое –Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашкан Айрат Шәйдуллин. Без инде хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны геройларга тиңлибез. Ничек кенә булмасын, алар – батырлык һәм кыюлык үрнәкләре, илебез иминлеге сагында торучылар.

Балачагыннан хәрби булырга хыялланган
Айрат Шәйдуллинның «кайнар ноктага» эләгүе тарихына килгәндә, ул бик гади һәм гадәти генә килеп чык­кан. Тумышы белән ул Марий-Эл республикасының Звенигово районыннан булып, әти-әниләре белән 2014 елда Яшел Үзәнгә күченеп килгән. Биредә 9нчы сыйныфны 15нче мәктәптә тәмамлап, Волжскида көллияткә укырга керә һәм аннан урта техник белем алып чыга. Армиягә алынып, Приморье краена укчы бригадасына эләгә. Ярты ел хезмәт иткәч, 2019 елда үз теләге белән 2 елга контракт төзи. Бу срок чыкканда контрактын тагын озайта һәм 2022 елда махсус хәрби операция башлангач, туп-туры шунда җибәрелә.

– Балачактан хәрби хезмәт турында хыялландым, – дип сөйли ул. – Минем үз уй-планнарым бар иде. Армиядән контрактлыкка китәчәгемне, нинди кыенлыклар белән очраша алачагымны йөз процентка аңладым. Әти-әниләр башта минем өчен борчылып: «Ник кирәк ул сиңа»? – дип әйтсәләр дә, ризалаштылар. Туганнар һәм дуслар да минем карар белән килеште. Кыскасы, мин бу сайлавыма һәм контракт хезмәтенә киткәнемә үкенмим.

Сугыш китаптагыча бармый
Айрат Шәйдуллин пулеметчы булгач, штурмлау бригадасына эләгә. Әлбәттә, хәрби хәрәкәтләргә кергәнче аларны бер айдан артык өйрәтәләр. Анда взвод командиры әмеренә буйсынып, аның өйрәтүләрен үзләренә сеңдерергә тырышалар. Әмма сугыш кырында барысы да өйрәткәнчә генә килеп чыкмый икән шул.

– Анда китап буенча бармый. Барыбер импровизацияләргә туры килә. Шулай да, өйрәткәннәргә нигезләнәсең. Без пулеметчылар булгач, команда буенча позиция аласың һәм башкаларга бурычларын үтәргә мөмкинлек бирәсең. Безнең корал авыр һәм өстәвенә боеприпаслар белән булгач, башкалар кебек йөгереп йөри алмыйбыз.

Айрат үзенең беренче тапкыр сугышка керү барышындагы хисләре белән дә уртаклашты:

Әлбәттә, башта кыен һәм куркыныч булды. Сугыш ул бервакытта да җиңел булмый. Беренче көннәрне яхшы хәтерлим. Шартлауларны күрү эмоциональ яктан нык тәэсир итте. Өстәвенә, анда төннәр бик караңгы була, бернәрсә күренми. Бер-ике атнадан өйрәнәсең, бурычыңны үтисең. Курку хисен җиңә белергә кирәк. Гомумән, үлем турында уйламыйсың, ул сине адым саен сагалап торса да.

Айрат бу хәрби хәрәкәтләрдән яраланып кайта. Аягын озак вакыт дәваларга, шулай ук башка яраланучылар кебек госпитальләрдә ятарга туры килгән.

«Лепесток»ка ничек басканын сизми дә калган:

– Позицияне үзгәртү барышында аяк астымда кинәт нидер шартлады, егылдым, колагым шаулый башлады. Башымны күтәреп башта сул аягымны карадым – исән, уңын карыйм – ярты табаным юк. Шок хәлендә калдым. Миннән 3 метрлап ераклык­та бүлек командиры иде, ул мине күреп, тиз генә йөгереп килде. «Лепесток»ка (ПФМ-1-пехотага каршы басымлы фугас минасы) бас­канмын икән. Ә командир шундый миналар тагын булу-булмауга карамастан, миңа ярдәм күрсәтә башлады. Жгут салды, яраларны бәйләде, Промедол кадады һәм башкаларны ярдәмгә чакырды. Мине госпитальгә алып киттеләр. Анда Пирогов ысулы буенча ампутация ясарга тәкъдим ителде. Ризалаштым. Украинада миңа бары бер генә операция ясалды, Ростовта да бер атналап яттым. Аннан соң бортлы самолетта Санкт-Петербургкка күчерделәр. Төп операцияләр шунда ясалды. Төзәлгәч – санаторийга, аннан тагын госпитальгә җибәрделәр. Шулай итеп яралануым – 2022 елның 8 июненә, кайтуым 3 декабрьгә туры килде. Әлбәттә, без хәрби операциядә катнашучыларның көнкүреше һәм туклану мәсьәләсе белән дә кызыксынабыз, чөнки аларда анда бик мөһим шартлар булып тора. Анда кыр ашханәләре эшли. Сухой паеклар да бирелә. Аңа өйрәнәсең инде. Син көндәлек тиеш­ле өлешең белән һәрвакыт тәэмин ителәсең. Кайвакыт торак пункт­ларда позициядә торганда балалар яисә өлкән кешеләр мөрәҗәгать иткәч, аларга да өлеш чыгарган вакытлар булды.
 

Фатиры бар, машинасы да, өйләнмәгән...
Хәзерге вакытта 24 яшьлек ефрейтор-пулеметчы Айрат Шәйдуллинга «Д» категориясе бирелгән, хезмәтен хәрби комиссариатта өлкән прапорщик буларак контрактниклар җыю бүлегендә дәвам итә. Контракт төзүчеләргә документлар тутыруда, медкомиссия узарга булыша, аларны частьләргә урнаштыру өчен Казанга кадәр озата да бара. Аягы турында артык уйламаска тырыша. Иң мөһиме әлегә аңа киеренкелек тудырмаска гына кирәк. Монда кайткач та үзенә фатир сатып алу бәхетенә ирешкән. Менә күптән түгел машиналы да булган икән. Өйләнмәгән. Яратып йөргән кызы да әлегә юк. Әмма алары хәзер икенче планда. Чөнки терелеп җитәргә, киләсе елда югары уку йортына укырга кереп, әйбәт белгечлек алырга кирәк.


Теләге булган кеше барысына да ирешә ала. Безнең героебыз яшь кенә булса да, күпне күрергә өлгергән. Юкка гына ул «Батыр­лык өчен» медале белән бүләкләнмәгән. Аны кыю, батыр йөрәклеләргә, ватаны өчен үзләрен аямаучыларга бирәләр.


Узнайте больше о службе по контракту в рядах ВС РФ, а также премиях, льготах и выплатах на: heroes-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев