Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Психиатр адвокаты Яшел Үзәндә газ шартлату турындагы җинаять эшен туктату өчен көрәшә

Психиатр Наталья Евдокимовага каршы чыгарылган гаепләүләр нигезсез. «Дело»да газ шартлаган фатир хуҗасының вакыйгага кадәр күпкә алдан үлгән булуын раслаучы экспертиза бар.

 Бу хакта "Татар-информ"га гаепләнүченең адвокаты Павел Мазуренко сөйләде. Ул республика прокуратурасына мөрәҗәгать юллаган инде. Хәзер Евдокимовага читкә чыгарга ярамый.

Наталья Евдокимованы 30 мартта Яшел Үзәннең тугыз катлы йортта газ шартлату турындагы эш буенча ваемсызлыкта шикләнеп тоткарлаганнар иде. Җиденче катта алты фатир җимерелгән, сигезенче каттагы фатир ишелеп аска төшкән. 2 кеше үлгән, тагын 5 кеше зыян күргән.

Версияләрнең берсе буенча, күпкатлы йортта шартлау сәбәбе һәлак булганнарның берсенең тормыш белән араларын өзү омтылышы. Өлкән ир-атның туганнары психоневрологик диспансерга фаҗигагә кадәр алдан мөрәҗәгать иткән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев