Проценко Коммунарка пациентларының хәле авыр дип атады
Коммунаркада инфекция хастаханәсендә коронавирус инфекциясе белән дәваланучы пациентларның яртысыннан артыгының хәле авыр дип бәяләнә.
Мондый мәгълүматларны Facebook та медицина учреждениесенең баш табибы Денис Проценко бастырды. Стационарда барлыгы 419 кеше ята. Аларның 60%ы авыр хәлдә, 33%ы уртача авырлыктагы хәлдә. Авыручыларның тагын 7% ы бик авыр хәлдә. Барлык пациентларда да үпкә ялкынсынуы диагностикаланган. Авыруларның 60%ында анализ нәтиҗәләре коронавирусны раслаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев